13 август 2025 яңалыклары
-
15-16 август көннәрендә Иске Байсарда автокросс буенча Россия һәм Татарстан беренчелеге узачак
Автоспорт сөючеләрне 15-16 август көннәрендә районыбызның Иске Байсар авылында узачак мавыктыргыч чемпионатка чакырабыз. Биредә Россия Федерациясе беренчелегенә һәм автокросс буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә грандиоз ярышлар узачак.
-
Батырлар авылы Мари Суыксуында иң-иңнәрне олыладылар
Авыл көне календарьда булмаса да, Мари Суыксуы аны көтеп ала. Авылның тирән тамырлары Иван Грозный Россия белән идарә иткән чорларга, черемис гаскәрләренә ук барып тоташа. Елдан-ел Мари Суыксуы авылы зурая, матурлана. Бүген авылда 173 шәхси йортта 342 кеше яши. Мари Суыксуы авылы безнең Актаныш районының горурлыгы. Бала тәпи китүгә, мари биюен бии башлый, марича җырлый, туган телнең тәмен белеп сөйләшә. Данлыклы «Ший Памаш» ансамбленә менә шундый сәләтле, туган теленә, милли җырларга, биюләргә гашыйк балалар килә, ансамбльгә йөри-йөри үсеп җитәләр, авылда төпләнәләрме, еракларга очып китәләрме, кан белән күчә барган, күкрәк сөте белән кергән мәдәни кодны онытмыйлар. Өлкән яшьтә дә тыпырдатып басалар, сәхнәдә, бәйрәмнәрдә, гаилә кичәләрендә рәхәтләнеп бииләр. Авыл бәйрәмендә сәләтләргә мәйдан ачык: мари дусларыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, уйнады, көлде, аралашты. Аларны хөрмәт итеп килгән күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, хатыны, ире, дусты шушы авылдан булган башка милләт кешеләре бәйрәмнән дәрт-дәрман алып кайтып китте. Юкка гына Мари Суыксуын батырлар авылы димиләр. Махсус хәрби операциядә Раил Надриев, Сергей Мосолов кебек асыл егетләре иң югары дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. Туган илне ярату менә шушы изге туфрактан башланган да инде.
-
«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты ярдәмендә 29 татарстанлы яңа гаилә тапты
Әлки һәм Түбән Кама районнарында андый гаиләләр икешәр.
-
Иске Богады авылы халкы Бөек Җиңү елында барлыкка килгән «Әхмәт» чишмәсен чистартты
Җәйге аяз көннәрнең кадерен белеп калырга тырыша халкыбыз. Әле генә Иске Богадыдан рәхмәт тулы күңелле хәбәр килеп иреште. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рания Әхмәтова ике атна рәттән ял көннәрендә Иске Богадының табигать һәйкәле - «Әхмәт» чишмәсен, аның тирә-ягын чистартуда катнашкан авылдашларга рәхмәт сүзләрен җиткерә. «Әхмәт» чишмәсенең барлыкка килү тарихы Бөек Ватан сугышыннан кайткан ветеран Әхмәт Галимовка барып тоташа. Җиңү алып килгән 1945 елда батыр авылдашыбыз җир астыннан тирпеп аккан сулыкны чишмәгә әверелдерә. Менә 80 ел инде «Әхмәт» чишмәсе авыл халкына тынычлык теләп ага.
-
Сыйфатсыз кондиционер сатып алган очракта нәрсә эшләргә?
Быелгы җәйнең кызулыгы, челләләре бераз куандырса, икенче яктан эсселек артыгы белән булды. Күпләр кондиционер алды...
-
Авыл җирлекләре футбол чемпионатында Актаныш командасы җиңде
Актанышта ел саен җәйге матур кичләрдә авыл җирлекләре арасында футбол чемпионаты уза. Быел да әлеге традицион ярыш бик оешкан төстә узды. Финал уеннарында Актаныш командасы җиңеп, I урынны яулады.
-
Актаныш укытучылары һәм тәрбиячеләре «Авыл укытучысы» бәйгесендә II турга чыкты
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе белән берлектә «Авыл укытучысы – 2025» бәйгесен игълан иткән иде. Аның I турына нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы конкурска быел 100 дән артык эш килде. Жюри шулардан 48 конкурсантны II турга катнашу өчен сайлап алды.
-
Баймак районында көтүчене һәм җиде атны яшен суккан
Башкортостанның Баймак районы Төрекмән авылында яшен яшьнәп, секунд эчендә бияләрне һәм көтүчене яшен суга.
-
Неделя профилактики сердечно сосудистых заболеваний
С 11 по 17 августа 2025 года в России проходит Неделя профилактики сердечно-сосудистых заболеваний в честь Международного дня здорового сердца 11 августа.
-
Татарстанда җәй: Актаныш артистлары ишегалды концертлары оештыра
12 августта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары «Ямьле җәй айлары» программасы белән «Татарстанда җәй- Лето в Татарстане» проекты кысаларында Актанышның ишек алларында чыгыш ясады.