Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күҗәкә «Сәяхәт»ендә яңа очкыннар кабына(+фоторепортаж)

Бүген «Сәяхәт«нең яшь артистлары Чөгәнә нәниләрен үзләренең күңелле тамашалары белән куандырды.

Бүген беренче урында матди байлык тора. Балалар — ата-анасын, ата-аналар балаларын онытып, чабалар, җыялар. Әмма дөньядагы бар алтынны бергә тупласаң да, ул адәм баласын рухи ярлылыктан коткара алмый. Аны чын мәгънәсендә туган теле, үз халкының әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате генә бай итә. Балаларны рухи матурлыкны, тормышыбызның чиксез гүзәллеген күрергә өйрәтүче «Сәяхәт» театр труппасы районыбызның Күҗәкә авылы мәдәният учагы каршында оешкан икән.


Әлеге мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, театрны оештыручы Гөлназ Газизова кечкенә артистларның зур гастрольләре хакында:

— Без әлеге спектакльгә әзерләнгән вакытта, репетицияләр дәвамында балаларның бихисап сәләтле якларын ачтык. Уңышлы килеп чыккан спектаклебез белән район мәдәният йортларына гастрольләргә чыгарга мөмкинлек туды. Бүген Теләкәй авылында да булдык. Иҗат җимешебез — Илгиз Зәйниевның «Урман club» мюзиклы. 

Балалар теләп йөриме шөгыльләнәме әлеге театрда, Гөлназ ханым?


— Атнасына ике тапкыр шөгыльләндек. Авыл балалары белән эшләү рәхәт, күпкә җиңелерәк. Әти-әниләренә дә зур рәхмәт!

Рольләрне һәр баланың холык-фигылен искә алып, теләкләренә игътибар биреп, һәр образның үзенчәлеген өйрәнеп бүленгәне, яшь артистларның сәхнәдә бик матур итеп уйнауларыннан күренеп торды. изге максатта башланган эшнең дәвамы да уңышлы вә балкышлы булыр дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев