Актаныш районы башлыгы Кубогын отучы мәктәпләр билгеле (фотолар)
Бүген районыбызның спорт дөньясында бик истәлекле көн- Актаныш районы башлыгы призына көрәш ярышлары узды. 2025 нче елгы Актаныш районы башлыгы Кубогын Актанышның беренче санлы мәктәбе һәм Татар Ямалысы мәктәпләре отты.
Урыннарга килгәндә:
Гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында
- 1 урын- Актанышның беренче санлы мәктәбе;
- 2 урын- Пучы;
- 3 урын- Кадет интернат мәктәбе.
Төп белем бирү мәктәпләре арасында:
- 1 урын- Татар Ямалысы мәктәбе;
- 2 урын- Татар Суыксуы мәктәбе;
- 3 урын- Яңа Әлем һәм Богады мәктәпләре.
Җиңүчеләр Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова кулыннан бүләкләнделәр. Аерым үлчәү авырлыгындагы җиңүчеләр дә хөрмәтләнеп акчалата хөрмәтләнде.
Җиңүчеләр исемлеге белән хөкемдарлар юллаган әлеге фотоларда таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев