18 апрель 2025 яңалыклары
-
Якташларыбыз язган җыр «Яңа татар җыры» конкурсында җиңде
Якташларыбыз- композитор Инсаф Хәбибуллин белән шагыйрь Илфак Ибраһимов иҗат иткән «Яшәү сере» җыры V «Яңа татар җыры» конкурсында җиңде. «Ил дәшкән чагында» номинациясендә авторлар 1 дәрәҗә премиягә лаек булдылар.
-
Актаныш районы башлыгы Кубогын отучы мәктәпләр билгеле (фотолар)
Бүген районыбызның спорт дөньясында бик истәлекле көн- Актаныш районы башлыгы призына көрәш ярышлары узды. 2025 нче елгы Актаныш районы башлыгы Кубогын Актанышның беренче санлы мәктәбе һәм Татар Ямалысы мәктәпләре отты.
-
Әмәт бистәсендә 5 йортка ут капкан
Казанның Әмәт бистәсендә берьюлы 5 йорт яна. Янгын урынында янгын сүндерүчеләр, МЧС, ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшли.
-
«Батырлар.Татарстан геройлары» программасында катнашуга 1,6 меңнән артык гариза килгән
«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашу өчен ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылардан 1604 гариза килгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
-
Макетларда - Россиянең Хәрби тарихы!
Актаныш районы мәктәп укучылары арасында «Киләчәккә адым» техник иҗат фестивале уңышлы дәвам итә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап бүген балалар иҗат үзәгендә фестиваль кысаларында «Макетларда -Россия тарихы» бәйгесе күргәзмәсе ачылды.
-
Кызу көннәрдә квас әзерләп эчик
Өй шартларында квас әзерлибез.
-
Районыбызда «Игелекле Актаныш» үзәге ачылды
«Игелек кыл да суга сал, халык белер, халык белмәсә, балык белер», дигән халкыбыз. Бүген игелеклелеккә кечкенәдән, балалар бакчасыннан ук өйрәтәләр. Мәктәпләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын тәрбияләү эше дәвам итә. Әлеге максатта Актанышта «Игелекле Актаныш» - «Добро. Центр» ачылды.
-
ИИ-ассистент «СауБозау» успешно прошёл тестирование по молочному скотоводству
ИИ-ассистент «СауБозау» успешно прошел тестирование по профилю «Молочное скотоводство» в Институте «Казанская академия ветеринарной медицины им. Н.Э.Баумана».
-
Актаныш районы башлыгы призына милли көрәш ярышы башланды
Бүген Актаныш районы башлыгы призына балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышы башланды.
-
Актаныш районында быелгы төзелеш эшләренең гомуми суммасы 1 миллиард сумнан арта
2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Актаныш районында масштаблы төзелеш эшләре алып барыла. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 миллиард сумнан артып китте. Проектларны гамәлгә ашыру муниципалитетның социаль һәм инфраструктура өлкәләрен комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән.