Актаныш

Актаныш районы

16+
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Актаныш районы башлыгы призына милли көрәш ярышы башланды

Бүген Актаныш районы башлыгы призына балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышы башланды.

Быелгы бәйгенең шул ягы үзенчәлекле- 27 нче тапкыр уздырыла торган ярышта өч Россия чемпионы- Муса Әнвәров, Гадел Нургатин, Айрат Кашапов, 15 Татарстан чемпионы һәм призеры катнаша. Алар барысы да район башлыгы призына үткәрелүче бил алышларда тәрбияләнгән көрәшчеләр. 

«Батыр» спорткомплексында узучы көрәш бәйгесен Актаныш район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде, укучыларның көрәш келәмендә генә түгел, тормышта да көчле һәм гадел булуларын теләде. 

Балалар һәм яшүсмерләр арасында район башлыгы призына көрәш ярышы 1998 елда район хакимияте башлыгы булып эшләгән, хәзерге вакытта Россиянең иң эре сәнәгать компаниясе- "Челтәр компаниясе" генераль директоры, якташыбыз, районыбызның Мактаулы гражданы Илшат Фәрдиев тәкъдиме белән башланып киткән иде. Шул еллардан бирле район башлыгы призына көрәш ярышлары үз дәрәҗәсен саклап килә. Ленар Рафак улы Илшат Фәрдиевкә көрәш спортын үстерүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдерде. 

Бәйгедә 8 гомуми белем бирү, 9 төп белем бирү мәктәбе укучылары көчләрен сыный. Баш хөкемдар- Татарстан Республикасының атказанган тренеры Илфир Әнвәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев