Ата-ана һәм мәктәп бердәмлеге
Бүгенге көн мәктәбе мөгаллимнәргә, укучыларга, ата- аналарга үз таләпләрен куя.
Заман белән бергә атлыйм, вакыт сулышын тоеп яшим, киләчәккә әзерлекле шәхес тәрбиялим дип яшәгән, эшләгән педагогик коллектив һәм ата-аналарга яңа эш төрләрен үзләштерергә, укучылар яратып кулланган гаджетларны, төрле программаларны иярләргә туры килә.
Әлеге шартларны истә тотып, Такталачык урта мәктәбендә гаилә-педагогик коллектив-
укучылар бердәмлеген ныгыту, эшчәнлекне тагын да җанландыру, хезмәтебезне район, республика күләмендә узучы чараларда чагылдыру максатыннан, ата-аналар комитеты белән тыгыз элемтәдә эшләвебезне дәвам итәбез.
Бала иң тәүге тәрбияне гаиләдә ала. Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, ди халык. Очып-очып биегән, рәхәтләнеп җырлаган, сәнгатьле, үтемле итеп әдәби әсәрдән өзек укыган баланы күреп, ирексездән әти-әнисенә, әби-бабасына охшатып куясың. Әлеге дәвамчанлыкны саклау, үстерү максатыннан балаларны әти-әниләре, әби-бабайлары белән бергә төрле чараларда катнаштыру отышлы дип саныйбыз.
Хезмәт тәрбиясенең тәүге орлыклары да гаиләдә салына. Бу уңайдан балалар хәрәкәте һәм ата-аналар комитеты белән берлектә оештырылган “Кошларга ярдәм” акциясенә һәр гаилә актив кушылды. Иҗади, берсеннән-берсе матур, бер-берсен кабатламаган җимлекләр күргәзмәсендә укучылар әти-әниләре белән бергәләп ясаган хезмәт җимешләрен тәкъдим итте.
Баласының көндәлек тормышы, сәламәтлеге турында кызыксынган ата-аналар белән берлектә, “Туклану сыйфатын контрольгә алу буенча ата-
аналар контроле” графигы нигезендә, ай дәвамында мәктәп ашханәсендә булып, ризык сыйфаты, чисталык, санитария нормаларының үтәлеше белән танышуны да традициягә керттек. Ата-аналардан кергән теләк-тәкъдимнәр махсус журналга теркәлә, район, республика ата-аналар комитетына җиткерелә.
Г.МОХТАРОВА, Л.ГАЙСИНАның язмасын тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 16 декабрь саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев