АВЫЛЛАРНЫ МӘКТӘП САКЛЫЙ: Татар Ямалысы гомуми белем бирү мәктәбенә 2 укучы укырга керде
Мәгариф яңалыклары

АВЫЛЛАРНЫ МӘКТӘП САКЛЫЙ: Татар Ямалысы гомуми белем бирү мәктәбенә 2 укучы укырга керде

Бүген Татар Ямалысы авылында 695 кеше исәпләнә.

Авылларда халык саны кимү Татар Ямалысына да хас.

Быел мәктәпнең беренче сыйныфына баручы ике бөртек балага карап олысы-кечесе куана.

Бүген, 1сентябрь- Белем көне бар халык өчен бәйрәмгә әверелде.

Укучылар котларга килгән авылдашларына үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, тантаналы линейкада монтаж күрсәттеләр.

Укытучылар, лаеклы ялдагы педагогларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.


Нет комментариев