Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БДИ нәтиҗәләре өчен мәктәпләргә шелтә булмаячак

Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре мәктәпне тәмамлаучыларның белеме бик түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Әмма моның өчен уку йортларын һәм мөгаллимнәрне шелтәләргә җыенмыйлар. Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов уку елына йомгак ясау киңәшмәсендә журналистлар алдында шулай дип белдерде. Белүебезчә, быел мәктәпне тәмамлаучылар арасында аттестатсыз калучылар саны узган еллардагы кебек үк...

Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре мәктәпне тәмамлаучыларның белеме бик түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Әмма моның өчен уку йортларын һәм мөгаллимнәрне шелтәләргә җыенмыйлар. Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов уку елына йомгак ясау киңәшмәсендә журналистлар алдында шулай дип белдерде.
Белүебезчә, быел мәктәпне тәмамлаучылар арасында аттестатсыз калучылар саны узган еллардагы кебек үк 1-2 проценттан артмасын өчен БДИ буенча минималь балларны киметергә мәҗбүр булдылар. Рус теле буенча иң түбән балл 36дан 24кә кадәр төшерелде, математика буенча ул 24 баллдан 20 баллга калдырылды.
Узган елда 11 меңгә якын укучы минималь баллны туплый алмаган иде. Быел рус теленнән чик балл шул ук дәрәҗәдә калган булса, сынауны бирә алмаучылар саны 30 меңгә якын булыр иде, ягъни, барлык укучының 1,5 проценты түгел, ә 4 проценты аттестатсыз калыр иде.
Ә Актанышта бу уку елында 4 укучы аттестат ала алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев