Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәгариф идарәсеннән язалар: Татар Ямалысы мәктәбендә математика укытучылары семинары узган

Бүген, 11 нче декабрь көнне Татар Ямалысы төп гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучыларының район семинары булып узды.

Сөйләшү «Математика дәресләрендә  һәм дәрестән тыш эшчәнлектә функциональ грамоталылык формалаштыру практикасы» дигән темада алып барылды. Кунаклар балалар бакчасында «Математика иленә сәяхәт» дигән шөгыль, башлангыч һәм югары сыйныфларда ачык дәрес карадылар.  «Математика - ул тормыш” дигән мастер-класста укытучылар үзләре бик теләп катнаштылар. Аны математика укытучысы Флүдә Мирза кызы үткәрде. Укытучылар шулай ук үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.  Бүгенге киңәшмә бик эшлекле һәм файдалы үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев