Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Нәни җиңүче

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә "Укыту-тәрбия һәм хезмәт эшчәнлеге вакытында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары" темасына инша һәм рәсем эшләренең II республика бәйгесе узды. I этапта 650 бәйге эше катнашты. Безнең районнан да "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче Зилә Әһлетдинованың эше район этабында җиңеп, республика бәйгесенә җибәрелде. Балалар бакчаларының мәктәпкә...

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә "Укыту-тәрбия һәм хезмәт эшчәнлеге вакытында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары" темасына инша һәм рәсем эшләренең II республика бәйгесе узды.
I этапта 650 бәйге эше катнашты. Безнең районнан да "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче Зилә Әһлетдинованың эше район этабында җиңеп, республика бәйгесенә җибәрелде. Балалар бакчаларының мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларының рәсемнәре арасында II этапка узган 88 эш арасыннан Зиләнең эше "Иң яхшы рәсем" номинациясендә II урынга лаек дип табылды.
28 июль көнне Мәгариф һәм фән министрлыгының актлар залында бәйгедә җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү тантанасы узды. Тәрбияче Венера Хаҗиевага Мактау кәгазе тапшырылды, Зилә диплом һәм микродулкынлы мич белән бүләкләнде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

 Нәни җиңүче

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев