Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район башлыгы Фаил Камаев мәгариф хезмәткәрләрен Укытучылар көне белән котлады

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сез - үзегезнең бөтен тормышыгызны киләчәк буынны тәрбияләүгә багышлап, ару-талу белмичә, вакыт белән исәпләшмичә, фидакарьләрчә эшләгән мөгаллимнәр. Авыр да, шул ук вакытта җаваплы да хезмәтегез бәяләп бетергесез. Нинди генә һөнәр иясе булсак та , без сезгә - хөрмәтле...

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
Сез - үзегезнең бөтен тормышыгызны киләчәк буынны тәрбияләүгә багышлап, ару-талу белмичә, вакыт белән исәпләшмичә, фидакарьләрчә эшләгән мөгаллимнәр. Авыр да, шул ук вакытта җаваплы да хезмәтегез бәяләп бетергесез.
Нинди генә һөнәр иясе булсак та , без сезгә - хөрмәтле мөгаллимнәребезгә бурычлы. Үгет-нәсихәтләрегез безне еллар дәвамында озата бара, төпле киңәшләрегез һәрчак ярдәм итә. Сез укытып чыгарган меңәрләгән укучыларыгыз, районыбызның эш сөючән матур халкы - биниһая авыр, әмма мактаулы хезмәтегезнең нәтиҗәсе ул. Көн саен үзгәреп торган тормыш алдыгызга бик күп бурычлар куя. Шуларны үтәп, сез камиллеккә омтылып, киләчәккә йөз тоткан, заманга ярашлы буын тәрбиялисез. Мәгариф өлкәсендә яңарышка омтылыш аеруча нык сизелә. Заманча мәгълүмати технологияләрне вакытында отып алган, аларны укучылар күңеленә сеңдергән укытучыларыбызга, тәрбиячеләребезгә без бик рәхмәтле.
Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Сезгә алга таба да туган җиребезгә, халкыбызга хезмәттә рух күтәренкелеге, зур ихтыяр көче, эшегезгә сөенеп баруыгызны, укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, уңышларга ирешеп, имин тормышта яшәвегезне телим. Бәйрәмегез котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев