Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район башлыгы Фаил Камаев укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2 октябрь көнне "Тургай" кафесында тантаналы рәвештә район мәгариф хезмәткәрләре , ветераннары очен зур бәйрәм оештырылды. Чарада район хакимияте башлыгы Фаил Камаев , башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова , район мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Ләйсән Нурлыева һәм районыбызның укытучылары катнашты. Район башлыгы укытучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән...

2 октябрь көнне "Тургай" кафесында тантаналы рәвештә район мәгариф хезмәткәрләре , ветераннары очен зур бәйрәм оештырылды. Чарада район хакимияте башлыгы Фаил Камаев , башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова , район мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Ләйсән Нурлыева һәм районыбызның укытучылары катнашты.
Район башлыгы укытучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте:
- Хөрмәтле укытучылар! Чын күңелдән сезне шушы һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Алда торган бурычыгыз,алга куйган максатларыгызга киләчәктә сезгә ирешергә язсын. Без балаларга яхшы белем бирергә омтылабыз. Бу эштә иң мөһим роль укытучыларга тапшырыла! Киләчәктә дә Актанышның мәгариф өлкәсендәге унышлары белән горурланырга язсын. Матур итеп, узебезнең яраткан һөнәребезне башкарып, унышларга, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләргә насыйп булсын.
Район җитәкчелегенең мөгәллимнәргә бәйрәм бүләге - Башкортостан һәмТатарстан Республикаларының халык артисты Айдар Галимов чыгышы булды.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев