Татар Суыксуы мәктәбе укучысы «Киләчәкне сайлыйбыз!» республика конкурсында беренче урын алды
«Парламент дәресе-2024» кысаларында Казанда «Киләчәкне сайлыйбыз!» республика конкурсы уздырылды.
Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. 
Татар Суыксуы мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Малихов Муса әлеге конкурста катнашып 1 дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.
Җитәкчесе Р.М. Гыйльманованы һәм Мусаны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев