Туган телне саклау — һәр буынның уртак бурычы
Мәгариф яңалыклары

Туган телне саклау — һәр буынның уртак бурычы

8 сентябрьдә Россия Федерациясе халыкларының телләре көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Россия Президенты Владимир Путинның 2025 елның 4 ноябрендәге Указы нигезендә гамәлгә кертелде. Шул уңайдан ил мәктәпләрендә «Россия — халыклар йорты» исемле бөтенроссия диктант чарасы узды.

Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә әлеге чарага актив кушылдылар. 10нчы сыйныф укучылары һәм укытучылар диктант язуда катнашты. Быелгы диктант тексты күренекле совет шагыйре, Дагыстан Республикасының халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагыстаным» әсәреннән алынган. Текст Россиядә яшәүче халыкларның күп кенә телләренә тәрҗемә ителгән һәм төрле төбәкләрдә катнашучыларга тәкъдим ителә.

Диктантның төп максаты — туган телләргә игътибарны арттыру, аларны саклау һәм үстерүнең мөһимлеген ассызыклау, туган телгә һәм үз халкыңа хөрмәт тәрбияләү. Чарада төрле яшьтәге теләге булган һәркем катнаша алды. Диктант нәтиҗәләре 18 сентябрьгә кадәр билгеле булачак. Эшләр тикшерелгәннән соң нәтиҗәләр мәгариф оешмаларының сайтларында урнаштырылачак, ә катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.


Нет комментариев