Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Укучылар Бердәм дәүләт имтиханына дәрестән тыш әзерләнергә тиеш түгел - мәгариф министры

Мәктәп укучылары БДИга дәрестән тыш әзерләнергә тиеш түгел, Мәгариф һәм фән министрлыгы моны контрольгә алачак, дип белдергән чәршәмбе көнне ведомоство башлыгы Ольга Васильева РФ Җәмәгать палатасындагы чыгышында. "Мин балаларның дәрестән тыш БДИ белән шөгыльләндермәс өчен барысын да эшләячәкмен. Ул вакытны бит без балаларыбызны кеше итеп формалаштыру, тәрбия бирү өчен кулланылырга...

Мәктәп укучылары БДИга дәрестән тыш әзерләнергә тиеш түгел, Мәгариф һәм фән министрлыгы моны контрольгә алачак, дип белдергән чәршәмбе көнне ведомоство башлыгы Ольга Васильева РФ Җәмәгать палатасындагы чыгышында.
"Мин балаларның дәрестән тыш БДИ белән шөгыльләндермәс өчен барысын да эшләячәкмен. Ул вакытны бит без балаларыбызны кеше итеп формалаштыру, тәрбия бирү өчен кулланылырга тиеш, ә БДИларга әзерләр өчен түгел. Һәм мин шуның белән шөгыльләнәчәкмен дә", - дип билгеләп үткән Васильева.
"Бу мәсьәлә баштан ук контрольдә булачак",- дип билгеләп үтте ул.
Алданрак Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа башлыгы БДИга әзерләнү һәм аны тапшыру камилләшергә тиеш, дигән иде. Аның сүзләренчә, мәктәп укучысы соңгы ике елын нәкъ менә БДИга әзерләнеп үткәрүе дөрес түгел.
чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/08/24/124986/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев