Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

22 июнь - Хәтер һәм Кайгы көне

1941 елның 22 июнендә немец армиясе СССР территориясенә басып керде һәм Бөек Ватан сугышы башланды. Анда дистәләрчә миллион совет гражданы һәлак булды. Ул вакытта, моннан 71 ел элек, тыныч тормышта яшәүче кешеләргә үз җирләрендә яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Сугыш чоры ул - кайгы һәм дан...

1941 елның 22 июнендә немец армиясе СССР территориясенә басып керде һәм Бөек Ватан сугышы башланды. Анда дистәләрчә миллион совет гражданы һәлак булды.
Ул вакытта, моннан 71 ел элек, тыныч тормышта яшәүче кешеләргә үз җирләрендә яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Сугыш чоры ул - кайгы һәм дан еллары. Шөкер, безнең халык ул еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү-берни алыштыра алмаслык югалтулар, күп язмышлар бәясе белән яулап алынды.
Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз. Бүген шәһәрнең Хәтер һәм Дан аллеясы янында, авылларда матәм митинглары үтә. Янәшәдә булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез. Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту - безнең бурыч һәм җаваплылык.
Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбыз истәлегенә лаеклы булырга тиешбез.
Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев