Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган, видеоролик һәм презентацияләр конкурсы игълан ителде

Актаныш районында, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган, "Бу көннәрнең даны мәңгелек" исеме астында видеоролик һәм презентацияләр конкурсы игълан ителде. Конкурс 2015 елның 1 апреленнән 1 маена кадәр уздырыла. Конкурста белем бирү учреждениеләре, оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре һәм аерым шәхесләр катнаша ала. Районкүләм конкурсның төп максатлары булып үсеп килүче буынга патриотик...

Актаныш районында, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган, "Бу көннәрнең даны мәңгелек" исеме астында видеоролик һәм презентацияләр конкурсы игълан ителде.
Конкурс 2015 елның 1 апреленнән 1 маена кадәр уздырыла. Конкурста белем бирү учреждениеләре, оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре һәм аерым шәхесләр катнаша ала.
Районкүләм конкурсның төп максатлары булып үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, бабаларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән хәрби батырлыкларына карата хөрмәт формалаштыру, яшь буынның игътибарын Бөек Ватан сугышының күренекле даталарына һәм сугыш, тыл ветераннарының күрсәткән каһарманлыкларына юнәлтү тора.
Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә - видеоролик һәм презентация, 3 номинациядә:
- "Сугыш минем гаиләм тарихында" - авторның гаилә әгъзасы булган сугыш һәм тыл ветераннары турында фильм;
- " Исәнме, ветеран!" - Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу турында фильм;
- "Бу 1418 көн".
Җиңүчеләрне бүләкләү 2015 елның 9 маенда кичке чара вакытында булачак.
Белешмә өчен телефоннар: 8927 044 61 38, 8939 391 92 51
e-mail almazia.hazieva@ya.ru
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев