Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш яшь спортчыларны җәйге лагерьга җыйды

Җәйнең тәүге көне - 1 июньнән районыбызның яшь спортчылары җәйге лагерьга җыелды. Башка еллардан аермалы буларак, быел алар табигать кочагында түгел, бәлки, "Иман" спорт сарае базасында ял итәләр. Җәе җәйгә ошамаган яңгырлы, салкын бу көннәрдә анда яшәүләре бик дөрес, бер караганда. Ашарга автобусларга төялеп, "Лачын" боз сарае ашханәсенә йөриләр, автобуслар...

Җәйнең тәүге көне - 1 июньнән районыбызның яшь спортчылары җәйге лагерьга җыелды. Башка еллардан аермалы буларак, быел алар табигать кочагында түгел, бәлки, "Иман" спорт сарае базасында ял итәләр. Җәе җәйгә ошамаган яңгырлы, салкын бу көннәрдә анда яшәүләре бик дөрес, бер караганда.
Ашарга автобусларга төялеп, "Лачын" боз сарае ашханәсенә йөриләр, автобуслар үзләре шөгыльләнә торган спорт секциясенә илтеп куялар.
- Дзюдочыларыбыз 13 бала җыелды, алар көнгә икешәр мәртәбә шөгыльләнә. Шахматчыларыбыз ике тренерга 15 бала килделәр, иркенләп турнирга әзерләнәләр. Футболчыларыбыз шушы спорт сарае залында рәхәтләнеп иртә-кич уйныйлар. Бадминтончылар, акробатлар, теннисчылар, көрәшчеләр - һәркайсы үз остазы белән шөгыльләнә, - ди лагерь башлыгы Ленис Вәлиев.
50 бала килергә тиешле сменада бүген 84 бала ял итә. - Район үзәгеннән генә түгел, балаларны авыллардан да җыйдык. Килгәннәрнең берсен дә кире борырга йөрәк җитмәде, мөмкинлекләрдән чыгып, урын булдырдык, ашау мәсьәләсе иркен, бер проблема да юк.
Балаларга күңел ачу чаралары, кызыклы экскурсияләр мулдан каралган.
Биредә ял итүчеләр 4 июньдә Чаллыда Дельфинарийга барып, дельфиннар белән очрашырга планлаштырса, 6 июнь көнне аларны Ижау зоопаркы көтә. Моңа тагын һәр көн оештырыла торган уен, бәйгеләр, бассейнга су коенырга йөрү, дамба буенда ачылган ял паркында дискотекалар, алда тагын көтүче экскурсияләрне исәпкә алсаң, кыз-малайларның ни өчен хәтта мунчага кайткан көнне дә кабат төнгә монда килергә ашкынып торуларына аптырыйсы юк.
- Шулай да, лагерь булгач, ул табигать кочагында булырга тиеш. Урманда палаткаларда я елга буенда яшәгән көннәр үзебезнең дә иң кадерле балачак истәлеге булып калган бит. Шуңа күрә, район балалары өчен киләчәктә ниндидер бина базасында стационар лагерь булдыру турында фикерләшәбез, - ди Ленис Вәлиев.
"Бүләк" лагере базасына исә район укучылары 3-4 сменаларда җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев