Общество
Актанышның 13 баласы Казан дәүләт циркын тамаша кылды (+ФОТОЛАР)
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районыбыздан берничә күп балалы әни Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы зур бәйрәм тантанасына барган иде. Очрашу вакытында илбашы бар кунак ханымнарны, балалары белән бергә, төзекләндерүдән соң Казан дәүләт циркын ачу тантанасына чакырды. Һәм менә 16 март көнне 13 бала белән дүрт күп балалы әниебез әлеге чарага...
Казан дәүләт циркы тәүге кунакларын искиткеч тамаша белән сөендерде. "Искиткеч! Әкият дөньясына баргандай булдык! Барысы да - җанвар һәм кошлар белән куелган номерлар да, акробат, жонглер, гимнастлар да, туйганчы көлдергән клоуннар чыгышы да бик ошады. Балалар да, мондый кызык тамаша өчен ерак юл авырлыгы да чүп кенә, диделәр. Безне шулай оештырып җибәргән җитәкчеләргә, аерып, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариевага, буранлы юлда исән-имин йөрткән шоферыбыз Хәмис абый Исхаковка зур рәхмәт! - дип, сөенеч-тәэсирләре белән уртаклашты әниләр. - Районыбызда күп балалы үрнәк гаиләләр бик күп. Алдагы елларда башкаларга да шундый хөрмәт күрергә насыйп булсын!"
Биш бала әнисе, "Ана даны" медале иясе Люзия Фәррахова исә циркта булудан тыш, бу көнне гаиләсе белән "Ел хәйриячесе-2018" чарасында да катнашырга өлгерде. Аларның гаиләсенә кибетләр челтәреннән 5 мең сумлык сертификат тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев