Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена әзерлек бар көченә бара

Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек көннәрендә һәр тармакта башкарылган эшнең максаты 9 майны лаеклы каршылауга юнәлдерелгән. Санитар-экологик икеайлык та бәйрәмне матур каршы алу кысаларында аеруча җаваплы караш белән үткәрелә. Бу хакта 6 апрель көнне узган киңәшмәдә фикер алышу булды. Җыелыш Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов рәислеге астында узды....

Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек көннәрендә һәр тармакта башкарылган эшнең максаты 9 майны лаеклы каршылауга юнәлдерелгән. Санитар-экологик икеайлык та бәйрәмне матур каршы алу кысаларында аеруча җаваплы караш белән үткәрелә. Бу хакта 6 апрель көнне узган киңәшмәдә фикер алышу булды. Җыелыш Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов рәислеге астында узды.
Һәр елны да Җиңү Бәйрәменә әзерлек планында митинглар, искә алу кичәләре, концертлар уздырудан тыш, мохтаҗлыкта яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалидларына, сугыш һәм тыл ветераннарына социаль ярдәм күрсәтү чаралары да каралган. Моңа материаль яктан, азык-төлек белән ярдәм күрсәтү, ветераннарыбыз йортларында ремонт эшләре башкару кебек чаралар керә. Авыл җирлекләрендә һәйкәлләр, хәрби-мемориаль объектларны төзекләндерү, чистарту эшләре бара. Гадәт буенча, моңа актив рәвештә мәктәп укучылары һәм яшьләр тартылалар. Шулай ук районда Бөек Җиңүнең 70еллык юбилеена багышланган спорт ярышлары уздырылып тора.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова 9 Майга әзерлек эшләренә тукталды. Аны уздыру планы белән таныштырды.
Бөтен илебез белән каршы алачак бу олы бәйрәмне лаеклы итеп каршы алып, лаеклы итеп уздырырга зур бурычлар куелды.
http://aktanysh.tatarstan.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев