Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта сәнәгатькә һәм авыл хуҗалыгына, халыкка хезмәт күрсәтүче, төзелеш оешмалары арасында иң яхшы оешмалар билгеле (ФОТОЛАРДА - БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

27 гыйнвар көнне Актанышта үткән алдынгылар җыенында сәнәгатькә һәм авыл хуҗалыгына, халыкка хезмәт күрсәтүче, төзелеш оешмалары арасында конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы оешмалар билгеләнде. Алар: Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында: 1. "Актаныш икмәк кабул итү" ачык акционерлык җәмгыяте. Оешма күчмә кубок һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе -...

27 гыйнвар көнне Актанышта үткән алдынгылар җыенында сәнәгатькә һәм авыл хуҗалыгына, халыкка хезмәт күрсәтүче, төзелеш оешмалары арасында конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы оешмалар билгеләнде.
Алар:
Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында:
1. "Актаныш икмәк кабул итү" ачык акционерлык җәмгыяте. Оешма күчмә кубок һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Нурымов Хәйдәр Ядкәр улы.
2. "Актаныш агрегат заводы" җәмгыяте. Оешма диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Хисмәтуллин Адель Фирдинант улы.
3. "Молинвест-Т" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Оешма диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Галимуллин Илнар Фирдәвис улы.
Зур күләмле капиталь салымнар үзләштерүче төзелеш оешмалар арасында:
1. "ПМК" җәмгыяте. Оешма күчмә кубок һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе -Шәяхмәтов Асыл Әсхәт улы.
2. "Газстройсервис" җәмгыяте. Оешма диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Ярмиев Равил Илдус улы.
3. "Актаныш юллары" җәмгыяте. Оешма диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Гаязов Радик Әфтәх улы.
Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларарасында:
1урында "Теплосервис" җәмгыяте.Оешма күчмә кубок һәм диплом белән бүләкләнде, җитәкчесе - Нәгыймов Дилфат Мисхәт улы
2 урында "Коммунсервиз Актаныш җәмгыяте". Оешма диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Кустова Римма Зыя кызы.
3. Актаныш автотранспорт предприятиесе. Оешма диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Хафизов Нәсих Васих улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев