Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бердәмроссиялеләрнең автобус туры Актанышка килә

"Бердәм Россия" партиясе республиканың барлык районнарында да мобиль җәмәгать тыңлаулары уздыруга кереште. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитациясе программасы кысаларында үтә. Бердәмроссиялеләрнең автобус туры безнең районга да киләчәк. 10 августта тәгәрмәчле кабул итү бүлмәсе 10.00-12.00 сәгатьләрдә - Пучыда, 13.00-15.00 сәгатьләрдә - Әтәстә, 16.00-18.00 сәгатьләрдә Иске Кормашта эшләячәк. Мобиль җәмәгать тыңлауларына...

"Бердәм Россия" партиясе республиканың барлык районнарында да мобиль җәмәгать тыңлаулары уздыруга кереште. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитациясе программасы кысаларында үтә. Бердәмроссиялеләрнең автобус туры безнең районга да киләчәк.
10 августта тәгәрмәчле кабул итү бүлмәсе 10.00-12.00 сәгатьләрдә - Пучыда, 13.00-15.00 сәгатьләрдә - Әтәстә, 16.00-18.00 сәгатьләрдә Иске Кормашта эшләячәк.
Мобиль җәмәгать тыңлауларына республикада, шул исәптән районыбызда яшәүче һәркем мөрәҗәгать итә ала. Гражданнарны кабул итү вакытында кергән сораулар, үтенеч-гозерләр, тәкъдимнәр белән беррәттән, Россия Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатка үзеңнең наказларыңны җиткерергә дә мөмкин. "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлекчәсендә, булачак депутатлар Дәүләт Думасындагы эшчәнлекләрен татарстанлылардан җыелган наказлар нигезендә алып барачаклар, дип ышандыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев