Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чын участковый

17 ноябрь - полиция участок вәкилләре хезмәте оешкан көн. Әлеге язмада сүз участок инспекторы булып 11 елдан артык хезмәт куйган, бүгенге көндә полиция участок вәкилләре җитәкчесе вазифаларын башкаручы полиция майоры Әхмәтгалиев Камил Нургаяз улы хакында булыр. Ир кешене элек-электән үк 3 күрсәткечкә карап бәяләгәннәр: агач утырту, бала үстерү, йорт салу....

17 ноябрь - полиция участок вәкилләре хезмәте оешкан көн. Әлеге язмада сүз участок инспекторы булып 11 елдан артык хезмәт куйган, бүгенге көндә полиция участок вәкилләре җитәкчесе вазифаларын башкаручы полиция майоры Әхмәтгалиев Камил Нургаяз улы хакында булыр.
Ир кешене элек-электән үк 3 күрсәткечкә карап бәяләгәннәр: агач утырту, бала үстерү, йорт салу. Беренче карашта һәр кеше үти алырлык кебек, ләкин тормыш ул сынауларның никадәр тирәнрәк һәм кыйммәтрәк асылга ия булуын күрсәтә. Өлкән буынның, әби-бабайларыбызның зирәк һәм акыл белән эш итә, кешене "күрә" белүенә хәйран халырлык.
1972 елның 9 сентябрендә Иске Әлем авылында Нургаяз абый белән Рәзифә апаның 1 нче балалары булып дөньяга килә ул. Гаиләдә 4 малай үсәләр. Дүртесе дә бүгенге көндә гаиләле, әти-әниләренең йөз аклыклары, тормышта үз юлларын тапканнар.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Камил армия сафларына алына. Хәрби хезмәтен намус белән үтәп кайта, киләчәген дә туган ил тынычлыгын саклау белән дәвам итәргә уйлый.
1992 елның 15 декабрендә Актаныш милиция бүлегенә эшкә урнаша. Хезмәт юлында ул вакытлыча тоткарлау изоляторы милиционеры, милиционер-машина йөртүче, конвой хезмәте баскычлары буйлап үтә. 2001 елда участок вәкиле ярдәмчесе итеп билгеләнә, 2003 елда участковый булып Аккүз авылында эшли башлый.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 21 ноябрь, 2012 92 (9735) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев