Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дәүләт автоинспекциясенә – 80 ел

ЮХИДИ тарихы музее фонды материалларыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1917 елда Казанда барлыгы 11 автомашина теркәлгән булган. 1918 елда инде аларның саны 118гә җитә. Беренче машиналар белән юл-транспорт һәлакәтләре дә арта. Җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә еш кына үзләрен юлда ничек тотарга белмиләр. 1911 елда "Автомобиль и воздухоплавание" журналында бер кызыклы...

ЮХИДИ тарихы музее фонды материалларыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1917 елда Казанда барлыгы 11 автомашина теркәлгән булган. 1918 елда инде аларның саны 118гә җитә. Беренче машиналар белән юл-транспорт һәлакәтләре дә арта. Җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә еш кына үзләрен юлда ничек тотарга белмиләр. 1911 елда "Автомобиль и воздухоплавание" журналында бер кызыклы гына юл-транспорт очрагы турында язма сакланган: авыл старостасы Мәскәү автомобиль йөртүчеләр клубы әгъзасының юлда тавыгын таптатканлыгына ризасызлык белдереп, судта барлык чыгымнарны 146 сумга бәяли. Ул тавыкның елга ничә йомырка салачагын, үз гомерендә әле ничә тапкыр хуҗасына чебиләр бүләк итәчәген дә исәпләп чыгара. Суд карары турында, кызганыч, берни дә язылмаган. Шул рәвешчә, юлда килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар белән көрәш башлана: юл кагыйдәләре, билгеләр уйлап табыла. Ә инде юл кагыйдәләрен бозганнарны, билгеле, җаваплылыкка тарталар.
"Автоинспекция" сүзе исә беренче тапкыр 1919 елда, Халык Комиссарлары Советы тарафыннан "Мәскәү һәм аның тирәлекләре буенча автомобиль хәрәкәте" Декретында юл йөрү кагыйдәләрен саклауны контрольдә тотучы махсус оешма булдыру турында карар кылынгач барлыкка килә. Дәүләт автоинспекциясенең туган көне булып исә 1936 елның 3 июле исәпләнә.
Димәк, бу якшәмбедә ДАИ оешуга 80 ел тулды дигән сүз.
Актанышта дәүләт автоинспекциясе һәм юл-патруль хәрәкәте хезмәтенә 1965 елда нигез салына. Бүген Актаныш районы буенча ЮХИДИ идарәсен Рафак Ризванов җитәкли. Аның кул астында Р.Әмирханов, И.Имамразыев, Л.Ямалетдинов, И.Миргалимов хезмәт куя.
Хөрмәтле ЮХИДИ хезмәткәрләре! Сез, безнең юллардагы иминлекне кайгыртып, ел әйләнәсе, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сакта уяу торасыз. Исерек хәлдә машина йөртүчеләр, төзек булмаган транспорт белән юлга чыгучылар, юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар... берсе дә игътибардан читтә калмый.
Тәртипсезлекләрне вакытында күреп, кисәтеп, юлларда фаҗигаләр булдырмый калуда хезмәтегез биниһая зур. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев