Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дәүләт советы вәкиле халык белән очрашты

10 август көнне Ык буе бер мандатлы сайлау округы депутаты, якташыбыз Шәрипов Алмаз Хантимер улы район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә Яңа Әлем һәм Иске Богады авыл җирлекләре халкы белән очрашты. Очрашу барышындагы сөйләшүләрдә җирлекләрдәге юл һәм су мәсьәләләре кызыл җеп булып сузылды. Шулай ук Яңа Әлем авылының яңа урамын...

10 август көнне Ык буе бер мандатлы сайлау округы депутаты, якташыбыз Шәрипов Алмаз Хантимер улы район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә Яңа Әлем һәм Иске Богады авыл җирлекләре халкы белән очрашты.
Очрашу барышындагы сөйләшүләрдә җирлекләрдәге юл һәм су мәсьәләләре кызыл җеп булып сузылды. Шулай ук Яңа Әлем авылының яңа урамын газлаштыру, пенсияләр һәм түләүләр, урам утлары, чүплек һәм мал зиратлары, авыл арасында йөрүче автобусларга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Арада буяу өмет иткән газ торбалары һәм ярдәм көткән иман йортларыбыз да телгә алынды.
Алмаз Шәрипов халыктан кергән һәр сорауга җавап биреп, уңай хәл итү мөмкинлеген ассызыклады. Дөрес, аларның күбесе бүген әйтеп, иртәгә эшләнә торганнардан түгел. Мәсәлән, шул ук юл мәсьәләсе генә дә зур чыгымнар һәм вакыт таләп иткән эшләрнең берсе. Районда бу өлкәдә хәлләр начар дип әйтеп булмый. Тиз арада гына булмаса да, яхшыны өмет иткән авыл арасындагы юллар төзекләндерелеп килә. Озакламый Югары Богады авылына илткән юл да яңарачак. Асфальт булмаса да таш юллар тагын берничә авылны тоташтырачак.
Районда башка төзелешләр дә гөрли. Мәсәлән, соңгы 4 ел эчендә генә район җирлегендә 24 эре һәм уртача яңа объект сафка баскан, 45 йорт һәм 8 мәктәп капиталь төзекләндерелгән, ветераннарыбыз йортлы булган. Саный китсәң, шактый эш башкарылган, һәм һәрбер өлкәдә диярлек яңарышлар күп.
Дәүләт Советы вәкиле белән очрашулар якын киләчәктә дә булачак, һәм аларда һәр җирлекнең дә чишелеш көткән көнүзәк мәсьәләләре искәртелеп, яшәешебезне камилләштерүдә адымнар ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев