Актаныш районыныда, юл һәлакәте урынында зыян күрүчене ярдәмсез ташлап калдырган 27 яшьлек машина йөртүчегә хөкем карары чыгарылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокуратурасы хәбәр итә. Бу хакта элегрәк язган идек.
Актаныш районы прокуратурасы, 27 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять буенча дәүләт гаепләвен кабул итте. Ул, РФ ҖКның 264 маддәсенең 4 өлеше...
Актаныш районыныда, юл һәлакәте урынында зыян күрүчене ярдәмсез ташлап калдырган 27 яшьлек машина йөртүчегә хөкем карары чыгарылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокуратурасы хәбәр итә.
Бу хакта элегрәк язган идек.
Актаныш районы прокуратурасы, 27 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять буенча дәүләт гаепләвен кабул итте. Ул, РФ ҖКның 264 маддәсенең 4 өлеше (исерек халәттә юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм кеше үлеменә китерү) һәм РФ ҖКның 125 маддәсе (куркыныч янаган хәлдә калдырып китү) нигезендә гаепле дип табыла.
Суд ачыклаганча, 2017 елның 12 июнь төнендә, гаепләнүче, аек булмаган халәттә Hyundai Sonata автомобиле руле артына утыра. Машина салоныныда шулай ук аның дусты була. "Актаныш-Мөслим" юлының 26 чакрымында, Актаныш районының Аккүз авылы янында, йөртүче куркынычсыз тизлек ала алмый, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм машина юл читенә төшә.
Юл-транспорт һәлакәтеннән соң гаепләнүче, үзенең дустына беренче ярдәм күрсәтми һәм юлда очраган машинга утырып фаҗига урынын калдырып китә.
Алган җәрәхәтләрдән зыян күрүче хастаханәдә вафат була.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.
Суд аны 4 елда 1 айга ирегеннән мәхрүм итеп колония-поселениегә җибәрә һәм 3 елга машина йөртү таныклыгын ала.
Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Нет комментариев