Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ел башыннан алып республика сулыкларында 62 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда, узган ел белән чагышытрганда, республика сулыкларында батып үлүчеләр саны артуы билгеләнгән. Күпчелек коену сезоны башланган көнне - 1 июньдә үлгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко белдерде. Шулай итеп, 1 июньгә республикада 45 кеше үлгән, шул исәптә -...

Татарстанда, узган ел белән чагышытрганда, республика сулыкларында батып үлүчеләр саны артуы билгеләнгән. Күпчелек коену сезоны башланган көнне - 1 июньдә үлгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко белдерде.
Шулай итеп, 1 июньгә республикада 45 кеше үлгән, шул исәптә - 2 бала. 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда, 22 кеше үлгән, шул исәптә - бер бала.
Министр урынбасары фикеренчә, суга батып үлүчеләр саны арту, узган елларга караганда берничә атна алдан килгән җылы һава шартлары белән бәйле.
20 июньнән башлап, соңгы 10 көндә республика сулыкларында 30 кеше үлгән, шуларның 2се бала.
Бу коену сезонында суда һәлак булучылар саны Әлмәт, Яшел Үзән, Нурлат, Минзәлә, Лаеш, Лениногорск, Тукай, Сарман, Баулы районнарында һәм Чаллыда артуы билгеләп үтелә. Түбән Кама, Питрәч, Чистай, Зәй районнарында һәм Казанда коену өчен җиһазланмаган массакүләм ял итү урыннарында һәлакәтләр теркәлеп тора.
Гомумән алганда, ел башыннан алып республика сулыкларында 62 кешенең гомере өзелгән, шул исәптә - 4 бала. Узган ел бу вакытта 49 кеше үлгән, шул исәптә 4 бала да бар. Бәхеткә, 52 кеше коткарылган.
Степущенко белдергәнчә, бәхетсезлек очракларының күбесе исерткеч эчемлекләр кулланган килеш коену өчен җиһазланмаган урыннарда су керү белән бәйле. Шулай ук, ата-аналар җитәрлек дәрәҗәдә контрольда тотмау һәм йөзә белмәү аркасында, балалар батып үлү очраклары теркәлгән. Быел өч кеше боз астына китеп һәлак булган. Бер очракта автотранспортта суга кергән кешенең гомере өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев