Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гамил Нур: Иң зур мәһәр фатир булды

"Без яшь чакта болай түгел иде". Үкенеч катыш ризасызлык белдергән бу сүзләрнең никадәр тирән мәгънәгә ия булуы хәзерге заман татар туйларын күзәткәндә аңлашыла. Чөнки хәзерге туйлар милли йолаларны саклаган вакыйга булудан бигрәк, күңел ачу, ашап-эчү, концерт-шоу карау мәҗлесе рәвешен генә алды бит. Кияү белән кәләш икәүләшеп кыйммәтле машиналарга утырып, кайвакыт...

"Без яшь чакта болай түгел иде". Үкенеч катыш ризасызлык белдергән бу сүзләрнең никадәр тирән мәгънәгә ия булуы хәзерге заман татар туйларын күзәткәндә аңлашыла. Чөнки хәзерге туйлар милли йолаларны саклаган вакыйга булудан бигрәк, күңел ачу, ашап-эчү, концерт-шоу карау мәҗлесе рәвешен генә алды бит.
Кияү белән кәләш икәүләшеп кыйммәтле машиналарга утырып, кайвакыт ЗАГСка керүне дә кирәк тапмыйча (соңгы вакытта язылышу тантанасын ресторанда, яисә табигать кочагында ясау гадәткә керде) фотосессиягә баралар, соңыннан шәп рестораннарга дусларын-туганнарын җыеп зур бәйрәм оештыралар. Кәләшнең дус кызлары бертөрле күлмәк кия, дус егетләр дә бер төстәге галстук тага, кичке тамашага җырчы, биюче, фокус күрсәтүче, утлы шоу ясаучылар чакырыла... Барысы да бик купшы һәм матур уза.
Ә менә кәләшне "сатып алу", бирнәләр тутырылган сандык белән кияүнең туган йортына төшү, йорт киендерү, киленне мендәргә бастырып, бал-май каптыру кебек йолалар әкренләп югала бара. Кайбер туйларда элек-электән күркәм гадәт булган каз чыгару йоласыннан да баш тарталар хәтта. Яшьләр үзләре моңа каршы төшә. Шулай да, чын татар милли гореф-гадәтләренә корылган туйлар булгалый әле. Гамил Нур - шундый рухтагы туйларны үткәреп танылу алган тамада.
- Миңа килгән яшьләрнең барысына да традицияләрдән тайпылмаска киңәш итәм, алар минем сүзгә колак сала, - ди ул. - Туйларны ислам әдәбен, әхлагын тоеп оештырам, яшьләргә тормышта кирәк булачак сабырлык, түземлек төшенчәләрен сеңдерергә тырышам.
- Гамил абый, сиңа мөрәҗәгать итүчеләрне хикмәтле яшьләр дип атыйсың. Хикмәт нәрсәдә?
- Мин - туйны алып баручы гына түгел, беренче чиратта, оештыручы. Беренче тапкыр очрашканда, яшьләр белән барысын да бергәләшеп сөйләшәбез. Хәтта моңа кадәр аралашмаган туганнар булса да, мин аларны чакыру ягында торам. Аларны дуслаштырам, татулаштырам. Иң мөһиме: туйда татар халкының барлык йолаларын үтәүгә басым ясыйм. Минем белән ризалашмыйлар икән - саубуллашабыз, әгәр дә минем тәкъдимнәргә колак салалар икән - бергәләшеп эшлибез. Андыйларны "хикмәтле яшьләр" дип атыйм. Туйны күңел ачу кичәсе генә түгел, ә бәлки нәселне ныгыту, кода-кодагыйларны татулаштыру-туганлаштыру йоласы буларак кабул итәм. Шулай оештырырга тырышам да.
- Йола дип әйтәсең, ләкин хәзерге вакытта милли йолаларның күбесе бетеп бара бит, аларны яңадан кертү өчен нишлисең?
- Авыл җирендә йолалар әле дә саклана. Мисал өчен, Актаныш, Мөслим, Башкортстанның кайбер районнарында төп нигезгә төшү белән, кәләшкә чиләк-көянтә тоттырып, чишмәгә суга җибәрәләр. Бик матур күренеш! Һаман да сакланып килә. Шәһәр туйларында, әлбәттә, йолаларны үтәү кыенрак. Шулай да, мин яшьләр белән алдан сөйләшеп төп йолаларны кертергә тырышам. Әйтик, килен төшерү йоласын ата-ана нигезендә үткәрсәң дөрес була, ләкин күп очракта без бу йоланы ресторанда үткәрәбез. Күчтәнәч чыгару йоласы да бик матур. Монда инде ике яктан да килгән күчтәнәчләр - бавырсак, бәлеш, чәк-чәкләр чыкканда, кода-кодагыйларны мактап җыр башкарыла. Сүз дә юк, мондый йолаларның үтәлеше өлкәннәр күңеленә хуш килә. Яшь буын беркадәр каршы торса да, соңыннан ризалашып кабул итәләр.
- Элек-электән туйга күчтәнәч алып бару һәм күчтәнәч алып кайту гадәте булган. Моның да үз сере бар бит, хәзерге вакытта күчтәнәч бирү гадәте бармы?
- Бүгенге көндә дә бу күркәм гадәт бар, күчтәнәчне кодагый булган кеше - киленнең яки кияүнең әнисе алдан хәстәрләп куя. Махсус пакетларга чәк-чәк, чәй әзерләп куела, соңыннан кунакларга таратып чыгалар. Ләкин мин үзем күчтәнәчне нәкъ менә табыннан бүлеп бирү ягында. Чын күңелдән әзерләнгән табындагы тәм-томнарны кунаклар өйгә алып кайта, сабыйларга, өлкәннәргә авыз иттерә - табынның бәрәкәтен арттыра. Моннан тыш мөселман туйларында (ә Гамил абый нәкъ менә шундый туйларны үткәрә дә инде - Й.Н.) сәдака таратырга киңәш итәм. Мисал өчен, намаз китабы, яисә сүрә язылган магнит. Кешеләр аны өйләренә алып кайта, берничә елдан соң ачып укыйлар - савабы кәләш белән кияүгә була. Европа илләрендә бонбоньерка, ягъни кечкенә генә савытта татлы күчтәнәч әзерләү гадәте бар - бу гамәл һәр кунакка кечкенә генә бүләк әзерләп кую, сәдака тарату белән аваздаш.
- Белүемчә, туйларда кияү белән кәләшне сынап карарга яратасың. Монысы ничегрәк үтә?
- Туйда иң көтелгән сыйларның берсе - торт чыккач, үз яныма яшьләрне чакырып алам. Кәләшкә алъяпкыч бәйләп, тортны кистерәм һәм беренче кисәген иң яраткан кешесенә бирергә тәкъдим итәм. Шул рәвешле тәүге кисәк әнисе һәм әтисенә бирелә. Шуны төшендерергә тырышам: әти белән әни һәрвакытта да дөньядагы иң якын кеше булалар. Тортны кунакларга киленбикә үзе тарата, бу эшкә официантларны катнаштырмыйм. Әлбәттә, аңа дус кызлары ярдәм итә - бик матур күренеш була, кызлар зал буйлап йөгерешеп "ә" дигәнче тортны таратып та бетереләр. Өлкәннәр дә сокланып туя алмый, киленбикә дә үзенең уңганлыгын күрсәтә.
- Гамил абый, мөселманнарда мәһәр дигән әйбер бар. Замана кәләшләре мәһәргә ни сорыйлар?
- Мин оештырган никах мәҗлесендәге иң зур мәһәр фатир булды. Кияү егете каршы килмәде. Кызга фатир бүләк итте. Бу - аларның уртак милекләре дә, алга таба бергә яшәү өчен алынган фатир да түгел иде. Бары тик кызның шәхси милке. Әлбәттә, мондый күренеш сирәк очрый, нигездә татар кызлары тыйнак була. Машина, кыйммәтле бизәнү әйберләре сораучылар бар. Күп очракта кыйммәт булмаган алтын, яисә көмеш алка, йөзек бирелә.
- Гамил абый, кайсы туй аеруча истә калган?
- Бер генә туйны да аерып күрсәтә алмыйм, шулай да күптән түгел алып барган туй истә калган. Кунаклар арасында татар, төрек, рус милләтеннән кешеләр бар иде. Шулай ук озак еллар буенча Америкада яшәүче татарлар да булды. Туйны дүрт телдә - рус, татар, төрек, инглиз телләрендә алып бардым. Бик күңелле, затлы туй уздырдык.
чыганак: http://intertat.ru/tt/angama-tt/item/50254-gamil-nur-i%D2%A3-zur-m%D3%99%D2%BB%D3%99r-fatir-buldyi.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев