Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Халык киләчәкне сайлый

ТР Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау - илнең сайлау хокукына ия булган һәр кешесе катнаша торган иң масштаблы вакыйгаларның берсе. Иртәдән үк ачылган сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең активлыгы көндезге сәгатьләрдә дә бик югары сакланды. Төш вакытында сайлаучылар бигрәк тә актив булды, сайлау бюллетеньнәрен хәтта чират торып алырга туры...

ТР Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау - илнең сайлау хокукына ия булган һәр кешесе катнаша торган иң масштаблы вакыйгаларның берсе. Иртәдән үк ачылган сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең активлыгы көндезге сәгатьләрдә дә бик югары сакланды. Төш вакытында сайлаучылар бигрәк тә актив булды, сайлау бюллетеньнәрен хәтта чират торып алырга туры килде.
Иртәгесе көнгә ышаныч, илнең туар таңы аяз булу теләге, имин тормыш алып килә сайлаучыны тавыш бирергә. Кешеләрдә күтәренке кәеф, йөзләреннән илнең киләчәге өчен битараф булмаулары да сизелеп торды.
"Яшьлек" ММҮдә урнашкан 620 нче сайлау участогы тавыш бирүчеләрне бәйрәм рухы белән каршы алды. Биредә сайлаучылар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт оештырылган иде.
Тавыш бирүчеләр өчен мөмкинлекләре тудырылган фойе сәгать уннар тирәсенә кеше белән тулып, энә төртерлек тә урын калмаган иде. Тавыш бирергә килүчеләр бәйрәмчә киенеп, өлкән яшьтәге апа-абыйлар оныкларын, әти - әниләр балаларын ияртеп килгән иде.
"Тавыш бирү вакытында җитди хокук бозу очраклары юк. Без сайлау процессы барышы белән канәгать", - дип белдерделәр участокларда кизү торучы хокук сакчылары.
Сайлауларның гадел узуын тәэмин итү йөзеннән һәр участокта күзәтүчеләр эшли. 620 нче сайлау участогында әлеге вазыйфага Марсель Харисов билгеләнгән: "Сайлау бик матур бара. Халык та күп килә, тәртип тә оештырылган. Комиссия членнары да бик актив, йөреп, аңлатып торалар. Бар уңайлыклар да тудырылган", - дип бәя бирде ул сайлау участогы эшенә.
Районы үзәгендәге 621 нче сайлау участогы Актанышның 2нче санлы мәктәбендә урнашкан. Әлеге участокта 1413 кешегә үз тавышын бирү мөмкинлеге тудырылган.
621 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Ләйсән Нурлыева сүзләреннән күренгәнчә, биредә дә халык активлык күрсәтә. "Иртәнге 09.00 сәгатькә безнең 30 % сайлаучы килде. Зур күпчелекне без төш вакытына кадәр көтәбез, - дип белдерде Ләйсән Фоат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев