Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәтендә бәхетле Азалия

Һәр кеше үз гомерендә яшәү мәгънәсе турында уйлана, гомер юлына борылып карый торгандыр. Кайберәүләр өчен ул байлык җыю, рәхәтлекләр артыннан куу булса, икенчеләр, үз мәшәкатьләрен читкә куеп, яраткан хезмәте өчен янып яши. Әлеге язма да шундыйларның берсе - бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаучы Азалия Рәсил кызы Гарифҗанова турында. Көзнең иң...

Һәр кеше үз гомерендә яшәү мәгънәсе турында уйлана, гомер юлына борылып карый торгандыр. Кайберәүләр өчен ул байлык җыю, рәхәтлекләр артыннан куу булса, икенчеләр, үз мәшәкатьләрен читкә куеп, яраткан хезмәте өчен янып яши. Әлеге язма да шундыйларның берсе - бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаучы Азалия Рәсил кызы Гарифҗанова турында.
Көзнең иң матур вакытында Татар Суыксуы авылында дөньяга килә ул. Әти-әнисе өчен бердәнбер кыз булса да, иркәләнеп кенә үсмәгән. Бар эшкә дә өлгергән. Бусы - кызлар эше, бусы - малайлар хезмәте, дип, аерып тормаган. Укуда да сынатмаган. Сыйныфта оста оештыручы, башлап йөрүче булган. Отряд советы председателе буларак, төрле чаралар оештырган. Җыр тыңларга, биергә яраткан.
Чаллы педагогия көллиятен тәмамлаган кызны Уразай балалар бакчасына мөдир итеп эшкә билгелиләр. Анда өч ел эшләү дәверендә ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Тормыш иптәше Олыимәнгә эшкә билгеләнгәч, шул ук авылда балалар бакчасында хезмәтен дәвам итә. Авылда мәктәп ачылу сәбәпле, балалар бакчасын ике гаилә торган ташландык торак йортка күчерәләр - бар уңайлыклары булган эш урыны үзгәрә. Азалия апага төзекләндерү, уңай шартлар тудыру мәсьәләсен хәл итү җаваплылыгы да йөкләнә. Көчле оештыручы буларак, җитәкчеләр белән уртак фикергә килеп, анысын да җиңеп чыга ул. 35 балага тәрбия бирүче балалар бакчасы авылның иң күркәм урынына әйләнә.
2009 елда, оптимальләштерү башлангач, балалар бакчасын тагын күчерәләр. Яңа урында да бар уңай шартлар тудырылган, балаларның яраткан әкияти-могҗизалы балачак иленә әйләнә балалар бакчасы. Бар күңелен биреп, эш тәҗрибәсен, белемен кулланып, балалар хакын кайгыртып, аларга уңай шартлар тудыра, тәрбия бирә, шул арада читтән торып югары белем алырга да өлгерә. Нәсел дәвамчылары - ике ул үсеп җиткән, икесе дә ил алдындагы хәрби бурычын үтәгән. Азалия апа янәшәсендә һәр эшендә терәк булучы, ярдәмләшүче тормыш иптәше Шамил абыйга да ихлас рәхмәтен белдерә.
Һәр аткан таңга сөенеп, умарта кортлары карап, чәчәкләр үстереп, тормыш тәмен тоеп яши Азалия апабыз.
Юбилее белән котлап, Азалия Рәсил кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, исәнлектә, саулыкта, тазалыкта, байлыкта яшәвен телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X