Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Иң яхшы конферанс“

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге, "Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханә" муниципаль бюджет учреждениесе "Сүзем белән җиңдем дошманны" исеме астында район буенча иң яхшы конферанска бәйге игълан итә. Бәйге 2015 елның 29 апрелендә район мәдәният йортында уздырыла. Заявкалар 2015 елның 27 апреленә кадәр кабул ителә. Бәйгенең максаты:...

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге, "Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханә" муниципаль бюджет учреждениесе "Сүзем белән җиңдем дошманны" исеме астында район буенча иң яхшы конферанска бәйге игълан итә.
Бәйге 2015 елның 29 апрелендә район мәдәният йортында уздырыла. Заявкалар 2015 елның 27 апреленә кадәр кабул ителә.
Бәйгенең максаты: бәйрәм-тамашаларны, кичәләрне алып баручы талантларны ачыклау һәм аларга иҗади эшләрендә ярдәм итү; катнашучыларның иҗади фикерләвен, үзара аңлашу һәм үз фикерен башкаларга җиткерә белү сәләтен үстерү.
Бәйгенең шартлары: чыгышлар татар телендә булырга тиеш.
Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Алар яшь буенча 3 төркемгә бүленәчәк: 15-20 яшь; 20-35 яшь; 35 яшьтән югары.
Бәйгенең биремнәре:
- "Сөйләм культурасы" (Бөек Ватан сугышына багышланган монолог, шигырь, пародия һәм башка жанрда башкару), 5 минут.
- Тәкъдим ителгән мәсәлне уку.
- Конферансның сәламләве. Бәйгедә катнашучының үзе теләгән бәйрәмне (Яңа ел, 8 март, 23 февраль, 9 май, балаларны яклау көнен, һ.б. ачып җибәрү), 5 минут.
Бәйгенең таләпләре: артистлык осталыгы; сөйләм теле, дикция; тамаша залына тәэсир итү сәләте.
Конферанс - ул концерт номерларын игълан итеп барып, номерлар арасында тамаша залын җәлеп итә алырлык чыгышлар белән тамашаны баетучы эстрада артисты. Конферанс сәнгате чыгыш ясаучыдан тапкырлык, зирәклек, импровизаторлык, аудитория белән сөйләшә белү талантын таләп итә. Бер яктан, конферанс бер концерт номеры белән икенчесен бәйләп баручы булса, икенче яктан, ул - сәхнә белән тамаша залын бәйләп торучы звено булып тора.
Бәйгегә катнашырга теләге булганнарга заявканы район сайтыннан һәм WWW.Biblaktanishru.ru сайтларыннан карарга, үзәк китапханәгә мөрәҗәгать итәргә була.
Заявкаларны biblakt@mail.ru электрон адресына җибәрергә яисә Актаныш үзәк китапханәсенә китерергә мөмкин. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8(85552) 3-12-87.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев