Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Игелекле күршеләрем

Бер ягыннан җиләкле тау, икенче ягыннан балыклы күл белән уратып алынган ямьле Илчебай авылында Хәйрулла агай белән Кәримә апаның түп-түгәрәк, чип-чибәр бер уллары дөньяга аваз сала. Аңа Рафис дип исем кушалар. Малай мәктәптә яхшы укый, спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, призлы урыннар ала. Бала чактан ук шофер булырга хыяллана...

Бер ягыннан җиләкле тау, икенче ягыннан балыклы күл белән уратып алынган ямьле Илчебай авылында Хәйрулла агай белән Кәримә апаның түп-түгәрәк, чип-чибәр бер уллары дөньяга аваз сала. Аңа Рафис дип исем кушалар. Малай мәктәптә яхшы укый, спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, призлы урыннар ала. Бала чактан ук шофер булырга хыяллана ул. Куян сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, хезмәт юлын авылда башлый. Актанышның кичке мәктәбендә укып, урта белем ала. Минзәләдә автомотоклубта укып, машина йөртү таныклыгына ия була.
1965 елдан Совет Армиясе сафларында Германиядә хезмәт итә. Анда ул өч ел полк командирын йөртә. Намуслы хезмәт итеп, бик күп мактау кәгазьләренә лаек була.
Армия сафларыннан кайткач, туры район үзәгенә юл тота. Үзенең һөнәре буенча төрле оешма башлыкларын: авыл хуҗалыгы идарәсе, сәүдә оешмалары, коммуналь хуҗалык җитәкчеләрен йөртә. Оешма хуҗаларына хезмәт күрсәтү, ай-һай, җиңелләрдән түгел: көн дими, төн дими ерак юлларга йөрү, Казанга бару өчен төнге сәгать 3тән чыгып китү, атнасына ике-өч тапкыр барган вакытлары да күп була... Ул бервакытта да зарланмый. Тырыш хезмәтенә күрә, "Хезмәт ветераны" исеме ала. Андый таныклык юкка гына бирелми.
Рафис үз хуҗалыгында да төгәл кеше. "Ирләрнең кем икәне капка төбеннән, хатыннарның кем икәне ишек төбеннән күренә" дигән әйтем бар. Аларда һәрвакыт чисталык, төгәллек. Җәмәгате Зәмфирә бик тә булган, алар бик пар килгәннәр. Бер ул, бер кыз үстерделәр. Югары белемле иттеләр. Үз һөнәрләре буенча икесе дә Казанда яшәп эшлиләр, әти-әниләренә 4 малай онык бүләк иттеләр. Казан-Актаныш юлына тузан төшермиләр.
Рафис Хәйрулла улы Хәбибуллин лаеклы ялда булса да, җәмәгать эшен ташламый. Эшләгән вакытында да оешма даны өчен үзешчән сәнгать смотр концертларында катнаша. Ә хәзер Игелек үзәге каршында оештырылган "Гәрәбә" клубына йөреп, чыгышлар ясап, халык ихтирамын яулый. Күптән түгел Чаллыда өлкәннәрнең "Балкыш" фестивалендә катнашып, призлы урын алдылар.
Күршеләребезнең шулай уңган-булган, ярдәмчел кешеләр булуына сөенеп бетә алмыйбыз.
Күптән түгел безнең ванна бүлмәсен төн уртасында су басты. Төнге сәгать бердә Рафис белән Зәмфирә икесе дә кереп, коега төшеп, суны туктатып, ремонтлап, суны түгеп бетереп чыктылар. Гомумән, нинди генә йомыш төшсә дә, аларга мөрәҗәгать итәбез. Аллаһның рәхмәте яусын аларга! Бәхетле картлык, сәламәтлек, бик күп яхшылыклар телибез. Балалары, оныкларының игелекләрен күреп, сөенеп яшәргә язсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев