Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Игътибар – балалар!”

Юлларда машиналар саны көннән-көн арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре дә күбәя. Шушы аянычлы хәлләргә балаларның да дучар булуын исәпкә алсаң, чәчләр үрә тора. Җәйге чорда балаларның, юлларда кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, һәлакәтләргә юлыгу очраклары ешая. Шул уңайдан, 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Бөтенроссия күләмендә "Игътибар - балалар!" профилактик акциясенең өченче...

Юлларда машиналар саны көннән-көн арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре дә күбәя. Шушы аянычлы хәлләргә балаларның да дучар булуын исәпкә алсаң, чәчләр үрә тора. Җәйге чорда балаларның, юлларда кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, һәлакәтләргә юлыгу очраклары ешая. Шул уңайдан, 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Бөтенроссия күләмендә "Игътибар - балалар!" профилактик акциясенең өченче этабы узды.
Әлеге акция барышында юл хәрәкәтендә иминлекне ныгыту буенча район комиссиясе утырышында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү мәсьәләсе каралды, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәрбиясен арттыруга юнәлдерелгән максатчан профилактик чаралар үткәрелде. Шулай ук, әти-әниләр белән җыелышлар вакытында иминлек каешларын, балалар өчен махсус урындык-җайланмалар куллану кирәклеге аңлатылды. Белем бирү учреждениеләрендә, сәламәтләндерү лагерьларында балалар белән профилактик акцияләр үткәрелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек режимын бозган, тиешле урында җәяүлеләрне үткәрмәгән, балаларны махсус
урындыкларсыз йөрткән шоферларны ачыкладылар, шулай ук, юл кагыйдәсен бозучы жәяүлеләр, 14 яше тулмаган килеш машина юлында велосипедта йөргән балалар, махсус юл йөрү таныклыгы булмаган һәм 16 яше тулмаган мопед, скутер белән идарә итүче яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре җәзасыз калмаячаклар.
Агымдагы елның 7 айлык нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 302 юл фаҗигасе булган, аларда 10 баланың гомере өзелгән, 308 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Җәяүле балалар катнашында барлыгы 157 очрак теркәлгән, аларда 4 баланың гомере өзелгән, 159е тән җәрәхәтләре алган. Әлеге күренешнең узган ел белән чагыштырганда артуы күзәтелә.
Шуны да искәртеп узарга кирәк, 2013 елның 1 сентябреннән юл йөрү кагыйдәсенә үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә, административ штрафлар да артты - минималь штраф күләме 500 сум. Юлны тиешсез урында чыккан җәяүлеләргә 500 сум түләргә туры киләчәк. Каеш эләктермәгән өчен - 1000, ә балаларны махсус утыргычка утыртмаган өчен 3000 сум штраф каралган (чагыштырмача 1 махсус
утыргыч бәясе!). Ләкин кайбер руль артында йөрүче шоферлар җаваплылыктан качарга теләп, махсус урындыклар урынына саклык каешларын ("өчпочмаклар") кулланалар. Бүгенге көндә автомобиль яратучыларга классик урындыклар урынына (ЕЭК ООН №44) тиешсез таләпләргә туры килмәгән саклык каешлары яки бала йөртү өчен төрле адапторлар җитештереп сатучыларны очратырга була. 1 сентябрьдән кергән әлеге катгый таләпләр шуңа сәбәпче дә. Чөнки авария очрагында бу төр "ялган" адапторлар бала тормышын саклап кала алмыйлар.
Хөрмәтле ата-аналар! Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе идарәсе сезне һәм балаларыгызны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Балаларыгызны мопедларда, скутерларда, квадроциклларда җилдерүдән, велосипедларда машина йөри торган юлларда йөрүдән тыйсагыз иде! Үзегез дә урамда һәм юлда булганда юл кагыйдәләренә битараф булмагыз, балаларга үзегез үрнәк күрсәтегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев