Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ихлас күңелдән

Актаныш авылында яшәүче кадерле сеңлебез, апабыз Гүзәлия Билал кызы Зәкиева 11 октябрь көнне 55 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Хөрмәтле туганыбыз! Сине чын күңелдән зур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Кызларың-кияүләреңнең, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп озак яшә. Борчу-мәшәкатьләрне дә, шатлык-куанычларны да бергә кичердек. Синең...

Актаныш авылында яшәүче кадерле сеңлебез, апабыз Гүзәлия Билал кызы Зәкиева 11 октябрь көнне 55 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Хөрмәтле туганыбыз! Сине чын күңелдән зур юбилеең белән котлыйбыз.
Сиңа саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Кызларың-кияүләреңнең, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп озак яшә. Борчу-мәшәкатьләрне дә, шатлык-куанычларны да бергә кичердек. Синең сабырлыкка, мәрхәмәтле йөрәгеңә, бөтен кешегә ярдәм итәргә ашыгып торуыңа таң калырлык. Туры сүзле, зирәк фикерле, туры юл күрсәтүче, акыллы-төпле киңәшләр бирүче туганыбыз син безнең.
Тормыш - ул шикәр-бал гына түгел, төрле хәлләр була, ә син уфтану-зарлануны белмисең, йөзең якты, үзең һәрчак шат күңелле. Сайлаган һөнәреңә тулысынча бирелеп, яратып башкарасың. Хезмәтеңнең җимешләре дә татлы. Укучыларың мәктәпне тәмамлагач та, рәхмәт әйтеп, синең яныңа киләләр, ә син алар турында горурланып сөйлисең. Бу - үзе зур бәхет.
Юбилеең котлы, мөбарәк булсын. Сиңа сәламәтлек, бәрәкәтле имин тормыш теләп калабыз.
Җисемең дә туры килеп тора,
Исемнәрең синең Гүзәлия.
Әйтерсең лә, яхшылыклар белән
Изгелектән үргән тәкыя.
Һәр чәчәктә булган нәфислек тә,
Гадилек тә синдә күренә.
Чибәрлегең югалтмыйча гына
Менсәң иде гомер үренә.
Изге теләкләр белән апаң Рәмилә, җизнәң Глүс, сеңлең Тәнзилә, киявең Фәнис. Балалар Ләйсән-Ленар, Сөмбел, Әмир; Ирек-Резеда, Илһам, Диләрә; Айгиз, Айгөл дә бу теләкләргә кушыла
_______________________________________________________________________________________________________________________________
Актанышта гомер итүче, туганымдай якын дустым Гүзәлия Билал кызы Зәкиевага 55 яшь тулды. Аны олы юбилее белән кайнар котлыйбыз, изге теләкләребезне юллыйбыз.
Һөнәремә бик тә рәхмәтлемен,
Таныштырды безне яшьлектә.
Күпме сулар аккан, еллар узган
Күпләр сокланырлык дуслыкка.
Шулай дәвам итәр безнең дуслык
Гомер көзенә кергән чакларда.
Гомер көзе бик тиз узып китә,
Чапкан кебек ярсу атларда.
Янып-көеп эшләү - синең девиз,
Ут чыгарып баскан җирләрдә.
Сокланырлык, көнләшерлек эшләр белән
Өстен торасың син ирләрдән.
Барыр юлың тигез, сикәлтәсез булсын,
Йөзеңнән елмаю китмәсен.
Сәламәтлек аерылмас юлдашың булсын,
Тормышыңа күзләр тимәсен.
Оныкларны чәп-чәп сөя-сөя,
Куанып һәм сөенеп,
Озак яшә, дустым, җил-давылга бирешмичә,
Шатлыкларга төренеп.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев