Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Киләчәктә дә бергә булыйк

Үзебезнең "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату матур гадәткә әйләнде. Аның кайчан уйнатыласын көтеп торучы абунәчеләрез һәрдаим кызыксынып торалар. Бу юлы да 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында 16 апрель көнне бүләкләр уйнатыла дигән хәбәребез басылганнан соң, мөхәрриятебез ишекләре ябылып тормады. Квитанцияләренең күчермәләрен почта аша...

Үзебезнең "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату матур гадәткә әйләнде. Аның кайчан уйнатыласын көтеп торучы абунәчеләрез һәрдаим кызыксынып торалар. Бу юлы да 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында 16 апрель көнне бүләкләр уйнатыла дигән хәбәребез басылганнан соң, мөхәрриятебез ишекләре ябылып тормады. Квитанцияләренең күчермәләрен почта аша җибәрүчеләр дә шактый булды. Аларның берсе дә игътибардан читтә калмады. Барысын да тамгалап, уенда катнаштырдык. Бу юлы 541 абунәче үз бәхетен сынап карады. Уен барышын үз күзләре белән күрергә теләүчеләр исә бу көнне мөхәрриятебезгә килеп, аның шаһиты булдылар. Бүләкләрне "Эльдорадо" кибетенең иганәчелек ярдәме белән булдырдык. Хәзер сезне бәхетлеләр белән таныштырабыз. Флорида Фәтхуллина (Актаныш, Чишмә урамы) - капкачлы савыт, Вәзилә Нәсипова (Шәрип) - чәч бөдрәләткеч (плойка), Фидус Гильфанов (Яңа Әлем) - үтүк, Лилия Вәлиева (Актаныш, Татарстан урамы) - термос, Флүзә Кашапова (Иске Байсар) - савытлар җыелмасы, Фәнүсә Закирова (Яңа Балтач) - чәйнек, Галимҗан Мәрданов (Актанышбаш) - чәч турайткыч, Әдиятуллина (Актаныш, Мелиораторлар урамы) - кәстрүлләр җыелмасы, Мосаяра Фазуллина (Киров авылы) - "Барьер" су фильтры, Рәзинә Хәерова (Актаныш, Мутин урамы) - вентилятор, Сәхипҗамал Тимершаехова (Актаныш, Тынычлык проспекты) - кухня үлчәгече, Ләйлә Арсланова (Актаныш, Һ. Такташ урамы) - үтүк, Фәһимә Локманова (Яңа Әлем) - электрон авырлык үлчәгеч, Гөлфинә Галимуллина (Актаныш, 1 май урамы) - контейнер җыелмасы, Миләүшә Хөсниярова (Шәбез) - электр чәйнеге оттылар. Ә иң зур бүләк - тузан суырткыч Актанышбаш авылыннан Җәүдәт Шәфидуллинга чыкты.
Бүләк ияләрен чын күңелдән тәбрик итәбез. Бүләкләрегезне мөхәррияттән килеп алуыгызны сорыйбыз. Бүләген алырга килгәч, Җәүдәт абый тәэсирләре белән уртаклашты:
- Үземне белгәннән бирле район газетасын алдырам. Бөтенебез дә укып чыгабыз. Андагы язмалардан район яңалыклары белән танышабыз. Газетагыз ошый, ошамаса, язылмас идем. Бүләк отуга килгәндә, үз гомеребездә беренче мәртәбә әйбер отуыбыз. Башта ышанмыйча да тордык әле.
Безнең уеннар киләчәктә дә булачак. Хикмәт бүләктә түгел, сезне сөендереп өегезгә ярты ел буе газетабыз килеп торачак. Һәм сез район хәлләреннән хәбәрдар булырсыз. Киләчәктә дә бергә булыйк, хөрмәтле абунәчеләребез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев