Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Корбан бәйрәме – күңелләребезгә имтихан (+ Актаныш районында үткән Корбан гаетеннән ФОТОЛАР)

-Иманлы кешеләр, намаз укучылар күп булган саен Аллаһы Тәгалә мөмкинчелекләрне ача. Районыбызда, республикабызда яшәешебез тотрыклы, эшебез, ашыбыз бар, биналар төзелә-төзекләнә, юллар салына - боларның барысы да гыйбадәттә булучылар, мәчеткә йөрүче балалар хисабына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, безгә биргән нигъмәте. Раббыбыз мөмкинлекләр тудыра, юлларын ача, ниятебезне чынга ашыруда сәбәпчеләрен бирә. Дөньялыкны да...

-Иманлы кешеләр, намаз укучылар күп булган саен Аллаһы Тәгалә мөмкинчелекләрне ача. Районыбызда, республикабызда яшәешебез тотрыклы, эшебез, ашыбыз бар, биналар төзелә-төзекләнә, юллар салына - боларның барысы да гыйбадәттә булучылар, мәчеткә йөрүче балалар хисабына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, безгә биргән нигъмәте. Раббыбыз мөмкинлекләр тудыра, юлларын ача, ниятебезне чынга ашыруда сәбәпчеләрен бирә. Дөньялыкны да алып барырга, гыйбадәт тә кылып яшәргә бүген һәммәбезгә мөмкинлек бар. Көздән язгача мәчетебездә 100 дән артык мөслимә абыстайлардан белем ала, авылларда балаларны әхлаклы тәрбияләүдә, өлкәннәрне дин юлына кертеп, намазга бастыруда да Аллаһ Ризалыгы өчен хезмәт куялар. Без алар өчен дә мәчетләребездә уңай шартлар тудырырга бурычлыбыз, - дип, Җәмигъ мәчетендә эшлисе эшләргә ният кылды, ярдәм сорады 12 сентябрь көнне Актаныш үзәк Җәмигъ мәчетенә корбан гаете укырга килүчеләрдән район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.
Бәйрәм вәгазендә Аллаһы Тәгаләне зурлау, ихлас, миһербанлы, шәфкатьле булу, кылган эшләребезнең, ярдәмнәрнең риясызлыгы турында мисаллар аша бәян итте ул - һәркем вәгазьне тыңлап, үзенең калебен дөресләп утырды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм тәбрикләвен ирештереп, аңа, райондашларыбызга, барлык мөселман кардәшләребезгә хаҗ сәфәре кылуда уңышлар теләде.
Тәрбия, әхлак, дини гыйлем бирүдә имамнарыбызның, район мөслимәләренең бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә дә хаҗи һәм хаҗияләребезнең сафлары арта. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә гыйлем алып, дине гыйлемне райондашларыбызга дөрес итеп өйрәтеп, үзләре хаҗ сәфәре кылып, соңрак ирләре, хатыннары белән хаҗ кылып, аннан инде өлкәнәйгән әти-әниләрен дә хаҗ сәфәре кылдыручылар бар арабызда. Аллаһ насыйп итте шөкер, диләр.
Изге бәйрәм көнендә хатын-кызларыбыз гаиләнең якты нуры булып, коймак-тәбикмәкләр пешереп, гает намазыннан кайтучыларны каршы алды. Руслан хәзрәтнең вәгазен, Камил хәзрәтнең һәм район башлыгы Фаил Камаевның котлау сүзләрен аларга ир-атлар кайтып сөйләде.
-Дин кардәшләрем, һәр өлкәдә фидакарь куйган хезмәтебез аша уңышларга ирешәбез. Хак юлда булып, сезнең белән бергәләп эшләү, яшәүнең нәтиҗәсе ул. Тапкан, булдырган ризыкларыбызны, муллыкны һәм байлыкны бәрәкәтле тормышка ирешүдә, халыкка хезмәт итүдә кулланырга язсын, - диде Фаил Мисбах улы.
Гает алдыннан җомга көн МТС бистәсендә "Гамбәрия" мәчете ачылган булса, Гарәфә көнне Актаныш авылында Агыйдел урамындагы өченче мәчеткә ай куелды. Төзелеп килүче дүртенче мәчетнең дә ае кайтып җитүне көтәләр. "Хәерле сәгатьләр булып, ниятләр чынга ашып, алары да Яңа елга кадәр эшли башлар," - дип көтәбез диде Руслан хәзрәт.
Остазларны хөрмәтләү, итәгать күрсәтү мөслим һәм мөслимәләребез арасында аеруча да күркәм гадәт. Гает намазы укылганнан соң да Актанышта динне халыкка таратуда узган гасырның 90 нчы елларында күп хезмәт куйган мәрхүм Габдулла хәзрәт Мансуровның улы Рәүф остазларны, имамнарны, әтисенең шәкертләрен чәйгә дәште.
Һәр елдагыча, быел да корбан чалучы җиде җитәкченең ниятен берләштереп эре мал чалудан башланды. Район үзәгендәге өч мәктәпкә, ветераннар йортына, хастаханәгә корбан ите таратылып, аларның хезмәткәрләре ярдәмендә корбаш ашлары әзерләнде. Балаларның, өлкәннәрнең догасы, теләгән теләкләре кабул була. Аларны шул рәвешле сөендерүне, мул табын артында имамнарыбызның вәгазен тыңлауны, җитәкче-белгечләрнең район башлыгының бәйрәм котлавын ирештерүне быел Актанышның икенче мәктәбе мисалында күзәттек. Мәктәп директоры Илшат Вахитов, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт катнашты анда. Һәр сүз кыйммәтле - өлкәннәребез яңалыклар, эшләнгән эшләр белән танышып, шөкер, дисә, балаларыбыз үгет-нәсихәт ишетте алардан.
-Бүген корбан гаетенең беренче көне. Корбан чалучыларыбыз өч өлешкә бүлеп, корбан итен мәктәпләребезгә дә китерде, мәчеткә дә бирәләр, без аннан һәр көн мәчеткә йөреп дин нигезләрен өйрәнүче балаларга кайнар аш әзерлибез, рамазан аенда ифтар мәҗлесләрендә авыз ачу өчен дә сакларга куябыз. Мохтаҗларга, ятимнәргә дә өләшәбез. Гает бәйрәме өч көн дәвам итә. Кичә Гарәфә көнендә хаҗиларыбыз Гарәфә тавында төн кунды. Тыелган җимеш ашап, җәннәттән чыгарылган атабыз Адәм, анабыз Һава, озак еллар бер-берсен эзләгәннән соң, әлеге тауда очраша. Хаҗ кылудагы, корбан гаетендәге гореф-гадәтләр шул чорга ук барып тоташа. Укытучылырыгызны яратыгыз, хөрмәт итегез, дөньяви белемнәрне дә, дин гыйлемен дә тигез үзләштерегез, әти-әниләрегезне, бабайларыгызны-әбиләрегезне олылагыз, ярдәмләшеп яшәгез, - дип, һәр кайсының хакларын аңлатты балаларга хәзрәт.
"Мулла бабайны балалар Кыш бабайны белгән кебек танырга, яратырга тиеш", - дип, элекке елларда имамнарыбыз вәгазь сөйләгән булса, хәзер инде мулла бабай балалар тормышында киңәшче дә, ярдәмче дә, дөрес юл күрсәтүче дә. Тормышта ул һәр көнне янәшәдә, хәер-фатихасы белән һәр эштә озата бара, аңа әти-әни дә ышана - ул чынбарлык. Безнең - өлкәннәрнең еллар дәвамында бергәләп эшләгән хезмәте нәтиҗәсе дә ул.
Корбан бәйрәмендә ниятләребезнең риясызлыгын, дин юлында хезмәт итүче имамнарыбызның, игелекле эшчәннәребезнең кылган гамәләрен чагылдыруда Иске Әлем авылында үткән корбаш ашы мәҗлесен дә мисалга китерәм. 50гә якын хуҗалыклы авылда 2002 елда мәчет ачылып, авыл өчен хезмәт итә. Бүген аның имам-хатыйбы юк. Зәйнә апа Сәлахова - авылның абыстае. Эшмәкәр Азат Салаев моннан алты ел элек авылда өй сатып алып күченә һәм һәр ел корбан чалып, мәчеттә мәҗлес үткәрә, авыл халкына корбан итеннән пылау пешерә. Моннан егерме ике ел элек үзбәк якларыннан районыбызга яшәргә кайтып, хәләл кафе ачып, гаиләсе белән бергәләп эшләп, гореф-гадәтләребезнең, динебезнең уртаклыгын күрсәтүче Азат быел Зиннәт ана исеменә атап корбан чалдырды, Коръән ашы үткәрде. Мәҗлестә Руслан хәзрәт тә катнашып, авыл халкын бәйрәм белән котлап, аксакаллар, ак әбиләр белән аралашты, бергәләп авылны яшәтүдә, дин юлында хезмәт итүдә гамьле әңгәмә корды алар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев