Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Көзге чакырылышта 50 егет армиягә алыначак

- Армиядән куркырга кирәкми, хәзер балалар бакчасына тиң ул. Бездә шаяртып шулай дип тә әйтәләр. Беренче көннәрдә, билгеле, бераз авыр булыр, тик, егетләр әти-әниләрегезне борчып, зарланмагыз, - дип искәртте озакламый солдат итеген киеп, хәрбиләр сафына озатылачак егетләр белән очрашуда ТРның Актаныш буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Фәрит Усманов. Армиягә барыргамы,...

- Армиядән куркырга кирәкми, хәзер балалар бакчасына тиң ул. Бездә шаяртып шулай дип тә әйтәләр. Беренче көннәрдә, билгеле, бераз авыр булыр, тик, егетләр әти-әниләрегезне борчып, зарланмагыз, - дип искәртте озакламый солдат итеген киеп, хәрбиләр сафына озатылачак егетләр белән очрашуда ТРның Актаныш буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Фәрит Усманов.
Армиягә барыргамы, юкмы? Хәрби чакырылыш яшенә җиткән 18 яшьлек егетләрне еш борчыган сорауларның берседер бу, мөгаен. Элекке чор белән бүгенгене чагыштырып торуда мәгънә юк. Кичә армиягә бармый калу хурлык саналса - бүген ул гадәти хәл кебек. Тик армия хезмәтенең вакыты шактый гына кыскартылса да, яшьләр үз гомерләренең 1 елын ватан өчен корбан салырга ашыкмый. Һәм әлеге ниятләрен чынга ашырыр өчен ни генә кыланмыйлар.
Хәер, замана да арттан калмый.
Әгәр интернет челтәрен ачып, эзләтү системасына "Армиядән ничек качып калырга?" дип язсаң, 600 меңнән артык җавап табарга була. Тик кирәкме ул? Билгеле, бу җавапларның күбесе кануннарга каршылыклы. Ялган, җинаять юлына басканчы, үз теләгең белән хәрби хезмәткә алынуың хәерлерәк. 1 ел - ул 365 көн генә һәм аның саллы өлеше хәрби укуларда уза. Өстәвенә дәүләт тарафыннан яшь солдатларга ай саен 2 мең сум күләмендә түләүләр дә каралган. Әлбәттә, бәлки шаккатырлык, кызыгырлык сумма да түгелдер, тик өсте бөтен, тамагы тук кешегә калган ихтыяҗын артыгы белән капларлык дип уйлыйм мин.
Чакырылыштагы егетләр белән очрашуга, гадәттә, әле яңа гына армия сафларыннан туган якларына әйләнеп кайткан кичәге солдатлар да килә. Аларның берсеннән дә зарлану сүзе ишетелми. Киресенчә, җитлегеп, мөстәкыйльлеккә өйрәнгән ир-егетләр булып кайта алар. Шуларның берсе бу соңгы очрашуда да катнашты. Мәскәү янында хәрби бурычын үтәгән Адай авылы егете Илназ Нәфыйков Мәскәүдә узган "Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан өчен" медале белән бүләкләнде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев