Әлмәт районында 53 яшьлек ир уклау белән 62 яшьлек хатынны кыйнаган
62 яшьлек ханымны бергә яшәүче 53 яшьлек ир үлем хәленә җиткергәнче кыйнаган. Вакыйга Әлмәт районының Габдрахман авылында була. Алар икәүләшеп исерткеч эчемлек куллана. Бәхәс чыккач, ир уклау белән хатынны кыйный башлый. Зыян күрүченең балтыр сөякләре сына, аны хастаханәгә озаталар. Җинаять эше ачылган. чыганак: http://vk.com/intertatgazeta
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев