Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Полиция ветераннары сынатмый

Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлеге ветераннар Советы "Татарстан эчке эшләр органнары һәм бүлекләре арасында иң яхшы ветераннар оешмасы" бәйгесендә авыл районнары арасында җиңү яулап, II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Эчке эшләр бүлеге музее эшчәнлеге, бүлек тарихын чагылдырган фотоальбомнар ясату, яшь буынны тәрбияләү максатында мәктәп укучылары, яшүсмерләр белән, шулай ук,...

Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлеге ветераннар Советы "Татарстан эчке эшләр органнары һәм бүлекләре арасында иң яхшы ветераннар оешмасы" бәйгесендә авыл районнары арасында җиңү яулап, II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

Эчке эшләр бүлеге музее эшчәнлеге, бүлек тарихын чагылдырган фотоальбомнар ясату, яшь буынны тәрбияләү максатында мәктәп укучылары, яшүсмерләр белән, шулай ук, лаеклы ялдагы хезмәткәрләр белән даими оештырылган чаралар, ветераннар Советының эшчәнлеге - һәммәсе дә искә алынган әлеге бәйгегә нәтиҗә ясаганда. "17 апрель - Россия күләмендә эчке эшләр бүлеге ветераннары көне, шул уңайдан 15 апрель көнне хөрмәтләү тантанасы үткәрдек, ресторанда бар ветераннарны җыеп, Коръән укыттык, - ди район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Васил Вахитов. - 21 апрельдә бүлек хезмәткәрләре көче белән смотр концерты тәкъдим ителәчәк. Шунда тарихи материаллар тупланган күргәзмә куярга ниятлибез."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев