Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәте барлыкка килде

"Без булдырабыз! Без бергә!" республика форумында "Президент белән бергә" гомумреспублика иҗтимагый хәрәкәте төзелде. Ул барлык татарстанлыларны берләшергә чакыра. Татарстаныбызның киләчәк үсешенә бердәмлек белән генә ирешеп була. Бу - яшьләр активының уртак фикере. Татарстан Республикасында яшәүчеләрне бергә тупланырга, "Стратегия 2030" программасын, Президентның бүтән программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда катнашырга чакыру әлеге...

"Без булдырабыз! Без бергә!" республика форумында "Президент белән бергә" гомумреспублика иҗтимагый хәрәкәте төзелде. Ул барлык татарстанлыларны берләшергә чакыра. Татарстаныбызның киләчәк үсешенә бердәмлек белән генә ирешеп була. Бу - яшьләр активының уртак фикере.
Татарстан Республикасында яшәүчеләрне бергә тупланырга, "Стратегия 2030" программасын, Президентның бүтән программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда катнашырга чакыру әлеге иҗтимагый хәрәкәтнең төп максаты булып тора. Безнең район да республиканың сәяси-иҗтимагый тормышыннан читтә калмый. Бу да яшьләрнең активлыгы белән аңлатыла.
Кайберләре үз тырышлыклары белән, кайберләре бергә кулга-кул тотынып, үсешкә юл яра. Дөрестән дә, районның, республиканың үсешенә беркем дә битараф түгелдер. Актив тормыш алып баруның мөһимлеген яшь лидерлардан да яхшырак аңлаучы бармы икән? "Яшьлек" мәдәни үзәге җитәкчесе, яшь гвардиячеләр җитәкчесе Алмазия Хаҗиева белән шул хакта әңгәмә кордык.
- Ел дәвамында без яшьләр, балалар, өлкәннәр белән төрледән-төрле чаралар үткәрәбез. Һәр елның беренче сәгатьләреннән үк башланып китә алар. Халыкның актив ялын күңелле итеп оештыру эшләрендә мәдәният, спорт оешмалары актив катнаша.
- Яшьләрне үзебезнең районда калдыру максатыннан район җитәкчелеге студентлар белән очрашулар оештыра. Яшьләр үзләре бу хакта ни уйлый?
- Студентларның районга кайтканын көтеп алабыз. Яшьләр сабантуе ел саен бик күңелле үтә. 10 елдан артык инде районда ел саен яшьләр форумы үткәрелә. Үтемле чара. Укуын тәмамлап, районыбызга кайткан яшь белгечләр, беренче-икенче елларын эшләүче яшьләр чакырыла. Монда, беренчедән, яшьләребезне барлау, аларны бер-берләре белән таныштыру, районның актив тормышына тарту күздә тотылса, үзара тыгыз элемтәләр булдырылса, икенчедән, яшь гаиләләр барлыкка килүгә дә этәргеч ясала.
- Белүебезчә, социаль-икътисади үсешкә ирешү өчен яшьләрнең активлыгы кирәк. Бу активлыкны арттыру кыен түгелме?
- Интернет кергән вакытларда авыррак булды, билгеле. Хәзер яшьләрнең күбесе үзләре инициатива күрсәтәләр. "Җирлегем горурлыгы" дигән яңа проектыбыз бар. Аның кысаларында, районыбыз җирлегендә яшь талантларны барлау максатыннан, бәйге оештырыла. Күп төрле номинацияләр буенча башта авылларда, аннары район үзәгендә зур концерт-тамаша формасында үтә.
- Әлеге чаралар республиканың үсешенә чынлап та йогынты ясый дип уйлыйсызмы?
- Безнең эшчәнлек төрле юнәлештә алып барыла. Республика программаларында, экологик акцияләрдә катнашабыз, патриотик тәрбия алып барыла. Менә 9 май - Бөек Җиңү көне якынлашты. Яшьләр җәмәгать эшләренә тартылалар, өлкәннәргә ярдәм итәләр. Георгий тасмалары өләшү дә үзе бер матур акция. Яшьләр сәясәте районның, республиканың үсеше өчен үз өлешен кертә. Яшьләрнең үзләренә, шулай ук, аларны актив булырга чакырган социаль агарту, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләренә, аларның җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәтлебез. Бергәләп яшьләр сәясәтен үстерергә тырышабыз. Узган ел Актанышта I төбәкара "Агыйдел" яшүсмерләр иҗади-интеллектуаль форумы узды. Биредә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Пермь крае, Оренбург өлкәсеннән 100 сәлкеш белемнәрен арттырды. Дәвамлы булыр дип уйлыйбыз.
13 апрельдә Казанда уздырылган республика форумында исә Актаныштан Алмаз Нурлыев катнашты.
- Форумда бөтен Татарстаннан актив яшьләр җыелган иде. ТР Президент Аппаратыннан, ТР Министрлар Кабинетыннан, ТР Дәүләт Советыннан, республиканың иҗтимагый оешмаларыннан вәкилләр катнашында зур масштабта, бик эчтәлекле төстә үтте, - дип, ул анда үзәккә куелган мәсьәләләр белән кыскача таныштырды. - Мин үзем беренче секция өлешендә катнаштым. Форумда республиканың үсешенә йогынты ясаячак төп юнәлешләр күрсәтелде. Анда 40ка якын иҗтимагый оешма бергә берләшеп, "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте төзелде. Аның төп максаты -Президентның инициативаларын һәм программаларын тормышка ашыруда бергәләшеп ярдәм итү.
Чыннан да, соңгы 5 елда Татарстан мөһим социаль-икътисади юнәлешләр буенча лидерлык позициясен ныгытты. Бүген, илебездә күзәтелгән катлаулы чорда, республикабызның үсешен саклау өчен безнең берләшүебез аеруча кирәк. Форум барышында "Сәләт" фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов әйткәнчә, бүген, кеше факторын игътибар үзәгенә куеп, үсешне тәэмин итү мөһим. Ә моны бары тик бергәләп кенә тормышка ашырып була.
Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев форумны тантаналы ачу өлешендә әнә шундый тәкъдим белән чыкты. Татарстанның үсеш, милләтара тынычлык һәм килешү, республиканың лидерлык позициясен ныгыту программаларына барлык татарстанлыларны катнаштыруның әһәмиятлелеген форумда катнашучылар шундук куәтләп алдылар.
Форум 3 секциядә үткәрелә. Беренчесе - "Стратегия 2030" дип аталганында әлеге һәм Президентның башка программаларын, проектларын, инициативаларын тормышка ашыруга татарстанлыларны иҗтимагый җәлеп итү булса, икенчесендә - "Татарстан: эшлә, өйрән, уртаклаш, үзгәр!" дигән секциядә территориянең төзеклеген булдыруга көч бирү, ә өченче секциядә "Иҗтимагый пространствоны үстерү" буенча киңәшләшүчеләр дүрт креатив проект буенча фикер алышты. Болар - Парклар һәм скверлар елы уңаеннан интернет-портал, инициативалар картасы, креатив индустрия штабы һәм креатив индустрияне яклауның грант фонды.
Республиканың яшьләр оешмалары инициативасы, шулай итеп, "Президент белән бергә" гомумреспублика иҗтимагый хәрәкәте төзелүгә сәбәпче булды. Яшьләрдән чыккан бу тәкъдимнең көчле оптимизм белән сугарылуы республиканың үсешенә, сәяси тормышына уңай йогынты ясар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев