Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пучы урта мәктәбе укучылары яза

Бабам истәлекләре Бабам Гапсәләмов Салихҗан Гапсәләм ( Галим ) улы 1924 елның 24 гыйнварында Минзәлә районы Әнәк ( хәзер Актаныш районына карый) авылында туа. Пучы урта мәктәбендә яхшы билгеләренә генә укып, кулына өлгергәнлек аттестаты алам дигәндә, 1941 елның 22 июнендә фашистлар Туган илебезгә сугыш башлый. Авыр сугыш еллары аның матур...

Бабам истәлекләре
Бабам Гапсәләмов Салихҗан Гапсәләм ( Галим ) улы 1924 елның 24 гыйнварында Минзәлә районы Әнәк ( хәзер Актаныш районына карый) авылында туа. Пучы урта мәктәбендә яхшы билгеләренә генә укып, кулына өлгергәнлек аттестаты алам дигәндә, 1941 елның 22 июнендә фашистлар Туган илебезгә сугыш башлый. Авыр сугыш еллары аның матур яшьлек елларын урлый. Ерак бабам белән ерак әбием бердәнбер улларын, Сәлихҗанны сугышка озаталар.
Бабам мари урманнарындагы Суслонгерга килеп эләгә. Монда күргәннәре аерым бер китап язардай вакыйгаларга бай була. Шушы лагердан исән кала, һәм декабрь аенда сугышка китә.
Яуның беренче көненнән үк ул артеллерист булып сугыша. Кёнинсберг (Калининград) шәһәрен азат итеп, Берлинга кадәр барып җитә. Сугыш беткәч тә бабама Туган илебезгә кайтырга насыйп булмый, ул 6 ай японнарга каршы сугышта була.
Сынауларны күп кичә, күкрәген орден- медальләр белән бизәп, 1947 елны туган ягына, Әнәк авылына, җиңүче булып кайта.
Сугыштан соң бабам колхозда тимерче булып 45 ел хезмәт итә. Ул ясаган йозаклар, келәләр, ипи табалары хәзерге көндә дә кулланылышта. Аз гына буш вакыты булса бабам блокнотына шигырьләр язу белән шөгыльләнә. Әбием Саимә белән 8 бала ( 7 малай бер кыз) тәрбияләп үстерәләр. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Айрат абыем исә " Нур Баян" күмәк хуҗалыгының рәисе. Бабам һәрвакыт балалары белән горурланып яшәде.
Бабам бүгенге көндә инде гүр иясе. Якты истәлеге булып хатирәләр генә калды. Аның батырлыклары өчен мин дә, әтием дә, калган балалары да, оныклары да горурланабыз. Аны барысы да хөрмәт иткән һәм хәзер дә олылап искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев