Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район башлыгы кайчан кабул итә?

Район башлыгы Фаил Камаевның, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттаховның, урынбасарларының гражданнарны кабул итү көннәре, сәгатьләре турында мәгълүмат белән газета аша таныштырмассызмы? Әлеге һәм шуңа кагылышлы сораулар белән район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Дания Касыймовага мөрәҗәгать иттек. - Безнең район җирлегендә яшәүче гражданнарны кабул итү ТР Министрлар Кабинетының 2006 елда...

Район башлыгы Фаил Камаевның, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттаховның, урынбасарларының гражданнарны кабул итү көннәре, сәгатьләре турында мәгълүмат белән газета аша таныштырмассызмы?
Әлеге һәм шуңа кагылышлы сораулар белән район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Дания Касыймовага мөрәҗәгать иттек.
- Безнең район җирлегендә яшәүче гражданнарны кабул итү ТР Министрлар Кабинетының 2006 елда кабул ителгән карары нигезендә алып барыла. Район башлыгы Фаил Камаев гражданнарны һәр атнаның пәнҗешәмбесендә 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә тикле, ә аның урынбасарлары һәр атнаның сишәмбе көнендә иртәнге якта, яки кичке якта 14.00 сәгатьтән соң кабул итәләр.
- Алдан язылып кую тәртибе бармы?
- 3-05-03 телефоны аша алдан язылырга кирәк. Сорауларның эчтәлегенә карап, район башлыгы урынбасары Илфак Бариевка, яки район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттаховка, аның урынбасарларына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Сорау турыдан-туры район башлыгына юнәлдерелгән икән, әйткәнемчә, пәнҗешәмбе көнне район башлыгы халыкны кабул итә.
- Алдан язылып кую шартмы? Кеше шәхси сорау белән дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин бит.
- Әйе, алдан язылып кую шарт, 3-05-03 телефоны аша алдан язып кую эше миңа йөкләнгән. Мин, нинди мәсьәләдә керәсез, дип сорау бирәм. Дөрестән дә, гражданнарның күпчелеге нинди мәсьәлә буенча район башлыгына керәчәкләрен әйтмиләр. Безнең сорау - гади кызыксыну гына түгел. Мәсьәләнең чишелешен табу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә юнәлеш бирәбез. Язылу барышында кешеләргә методик ярдәм күрсәтелә. Сорауның эчтәлеген башта өйрәнеп, аның буенча материаллар туплап, җавапларны әзерләп кую, килгән көнне үк җавап алып кайтып китәрлек булсын өчен шундый тәртип бара.
- Чиратсыз уздыру тәртибе гражданнарны кабул итүдә дә сакланамы?
- Алдан язылып куючылар арасында авыллардан килүчеләрне, өлкәннәрне алданрак кертү өчен, чиратны үзебез билгелибез. Сугыш һәм тыл ветераннарын, автобуска соңга калам, дип ашыгучыларны беренче чиратта уздыру тәртибе бар.
- Сораулар интернет аша кабул ителәме?
- Электрон вариант бар, гражданнарны интернет кабул итү мөмкинлегеннән дә файдаланырга була. Кичекмәстән бирелгән сораулар район башлыгына җиткерелә. Җаваплы җитәкчеләр тарафыннан җавап бирү оештырыла.
- Халык контроленә кергән сорауларның хәлләре ничегрәк?
- Халык контроле эшли башлаганнан бирле 13 мөрәҗәгать керде. Аларның барысы да вакытында хәл ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев