Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районда аз керемле гаиләләргә субсидияләр биреләме?

- Районда аз керемле гаиләләргә субсидияләр биреләме, алар документларны кайсы вакытта тапшырырга тиешләр? Актанышның бердәм исәпләү үзәге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова: - 2005 елдан 100 процент коммуналь түләүләргә күчү сәбәпле, хөкүмәт тарафыннан аз керемле гаиләләргә күп кенә ярдәмнәр каралды. Хокукы булганнарга субсидия ташлама буларак кайта. Аз керемле гражданнар тиешле документларын туплап,...

- Районда аз керемле гаиләләргә субсидияләр биреләме, алар документларны кайсы вакытта тапшырырга тиешләр?
Актанышның бердәм исәпләү үзәге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова:
- 2005 елдан 100 процент коммуналь түләүләргә күчү сәбәпле, хөкүмәт тарафыннан аз керемле гаиләләргә күп кенә ярдәмнәр каралды. Хокукы булганнарга субсидия ташлама буларак кайта. Аз керемле гражданнар тиешле документларын туплап, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән очракта, аларга азкеремлелек буенча субсидия түләнә. Документларны 6 ай саен яңартып тапшырырга кирәк. Агымдагы айның 15енә кадәр тапшырып өлгерсәләр, субсидия шул айдан исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев