Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районда сайлаулар актив төстә башланып китте

Бүген, 13 сентябрь- Бердәм сайлау көнендә, татарстанлылар Республика Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлый. Иртәнге 7:00 сәгатьтә Актаныш районындагы барлык 40 сайлау участогы да рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Сайлаулар халык тормышында һәрвакыт әһәмиятле роль уйнап килде. Актаныш районы халкы да сайлауларда актив катнаша. Бүген дә райондашлар тавыш...

Бүген, 13 сентябрь- Бердәм сайлау көнендә, татарстанлылар Республика Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлый. Иртәнге 7:00 сәгатьтә Актаныш районындагы барлык 40 сайлау участогы да рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде.

Сайлаулар халык тормышында һәрвакыт әһәмиятле роль уйнап килде. Актаныш районы халкы да сайлауларда актив катнаша. Бүген дә райондашлар тавыш бирүгә иртәдән үк кереште. Бер-берсен бәйрәм белән котлап, алар сайлау участокларына ашыкты.

Реклама

Актаныш районы үзәгендәге 623нче сайлау участогы "Иман" спорткомплексында урнашкан. Әлеге участокта 1404 кешегә үз тавышын бирү мөмкинлеге тудырылган. Биредә иртәдән үк шактый җанлы иде. МТС һәм 57 нче бистәдә яшәүчеләр үз гражданлык бурычын үтәргә килделәр. Беренчеләрдән булып сайлау участогына муниципаль район башлыгы Фаил Камаев тормыш иптәше белән килде.
- Безнең көтеп алынган сайлаулар көне килеп җитте. Райондашлар иртәдән үк актив, чөнки бүгенге сәяси вакыйганың мөһимлеген халык аңлый. Киләсе биш елга Республиканың киләчәген сайлыйбыз. Шушы ук сайлауларда җирле үзидарә органнарын формалаштырабыз. Яңа формалашкан авыл советлары барлыкка килергә тиеш, шул нигездә район советы формалашачак. Димәк, без районыбызның да киләчәген билгелибез. Сайлаулар матур гына үтсен, - дип, үз фикерләрен белдерле Фаил Мисбах улы.
623нче участок сайлау комиссиясе рәисе Шамил Латыпов сүзләренә караганда, актанышлылар һәрвакыттагыча зур активлык күрсәтә. "Моңа кадәр сайлауларны бик яхшы үткәрдек. Сайлаучылар да 99, 9 % катнашып килде. Быел да шулай булыр дип өметләнәбез, - ди Шамил Фатих улы.
Авылда сайлауларга иртәдән ук баралар, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр. Шәязданова Мәрьямә сүзләренә караганда, иртән килү аларның инде гадәткә әйләнгән. " Ил-көн тыныч булсын өчен үз тавышымны бирдем. Минем өчен бүген истәлекле көн, иптәшем белән дә 1960 елның 13 сентябрендә кавыштык. Шуны искә алып, матур киләчәккә өметләнеп килдем ", - дип сөйләде 623 нче сайлау участогының тәүге тавыш бирүчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев