Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сроклы хәрби хезмәтне узмаганнар да контракт төзи ала

Хәрби частьләр белән шефлык элемтәләре урнаштыру максатыннан, район башлыгының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов һәм ТР хәрби комиссариатының Актаныш районындагы бүлек җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов узган атнада күрше Башкортстан Республикасы Чишмә районы Алкино-2 бистәсендә урнашкан Үзәк хәрби округның 12нче аерым гвардия инженер-саперлар бригадасында булып кайттылар. - Нәсим Әзһәмович, әлеге сәфәрегезнең...

Хәрби частьләр белән шефлык элемтәләре урнаштыру максатыннан, район башлыгының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов һәм ТР хәрби комиссариатының Актаныш районындагы бүлек җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов узган атнада күрше Башкортстан Республикасы Чишмә районы Алкино-2 бистәсендә урнашкан Үзәк хәрби округның 12нче аерым гвардия инженер-саперлар бригадасында булып кайттылар.
- Нәсим Әзһәмович, әлеге сәфәрегезнең төп максаты нинди иде?
- Бу сәфәрнең төп максаты хәрби часть җитәкчелеге белән махсус килешүләр төзү иде. 63494 санлы хәрби часть җитәкчелеге безне җылы каршы алды. Бригадада сроклы һәм контракт буенча хезмәт итүче солдат-сержантларның көнкүреш хәлләре белән, хезмәт итү, ял итү шартлары, хәрби техника һәм уку-өйрәнү кырлары белән таныштырды. Әлеге бригадага көзге чакырылыштан Татарстан хәрби комиссариаты аша 30 егет чакырылган икән.
- Алар арасында якташларыбыз да бармы?
Әлегә юк, ике арадагы килешүдә хәрби-патриотик эшне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү максатыннан, районыбыз егетләрен әлеге хәрби частьтә хезмәт итүне тәэмин итү, шулай ук, контракт буенча хезмәт итүдә кадрлар әзерләү, муниципаль районның һәрвакыт элемтәдә булып, шефлык итүдәге бурычларны үтәве каралды. Шул максаттан, Татарстан хәрби комиссары С.Погодинга район җитәкчелеге исеменнән районыбыз егетләрен язгы чакырылыштан башлап, әлеге хәрби частькә хезмәт итүгә җибәрүне сорап, хат юлланды. Әлбәттә, уңай җавап алынган очракта, район чакырылыш комиссиясе карары белән үзләрен яхшы яктан күрсәткән, тырыш, дисциплиналы районыбыз призывниклары әлеге хәрби частькә хезмәткә җибәреләчәкләр.
- Әлеге хәрби частьтә контракт буенча да хезмәт итү каралганмы?
- Хәрби часть командиры полковник В.Кухальский аңлатуынча, бригадада сроклы хезмәт һәм контрактлы хезмәт каралган. Соңгы вакытта сроклы хезмәтнең күп кенә өлеше контракт буенча хезмәт итүгә алыштырылу сәбәпле, кадрлар туплау буенча эш алып барыла икән.
Сроклы хезмәткә чакырылу һәм хезмәт итү рәвеше һәркемгә мәгълүм. Әлеге бригаданың кадрлар белән эш итүче командирыннан без контракт буенча хезмәткә алыну, хезмәт шартлары турында якыннанрак таныштыруын үтендек.
Контракт буенча хезмәт итүгә 30 яшькә кадәрле, югары белемле, хөкем ителүдә булмаган, электән хезмәттә булган, физик яктан сәламәт ир-егетләр кабул ителә. Хезмәткә кабул ителүгә сөйләшүләр (собеседование) уздырылганчы ук, кандидат тиешле хәрби спорт төрләре буенча имтихан тапшыра. Нәтиҗә "яхшы" билгесеннән дә ким булмаска тиеш. Бу ни өчен каралган? Хәрбиләрнең хезмәт хакының зур гына өлешен физик нормативларны тапшыруга карап билгеләнә торган өлеше дә бар икән. Мәсәлән, контракт буенча хезмәткә килгән рядовой солдатка хезмәт вазифасына карап, 20-23 мең сум акча каралган. Тиешле спорт нормативларын тапшырса, бу суммага 70% өстәп түләнелә. Ягъни 20 мең каралган солдатның хезмәт хакы 34 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр контракт буенча хезмәткә килүченең нинди дә булса спорт төре буенча алган дәрәҗәсе булса, аңа 100% күләмендә өстәмә түләү каралган.
- Контракт буенча хәрби хезмәткә алынганнарның яшәү шартлары нинди?
- Хезмәт итү 3 ай дәвамында, хәрби часть биләмәсендә генә яшәү рәвешле, сынау шарты белән башлана. 3 айдан соң аттестация үткәрелә, һәм яшәү өчен хәрби частьтән тыш, Уфа шәһәренә чыгу да мөмкин. Хәрби часть җирлегендә контракт буенча хезмәт итүчеләргә бер катлы зур гына тулай торак та төзелеп ята.
3 ел хезмәт иткән контрактчы ипотека системасы буенча яшәү урыны ала, 10 ел хезмәттән соң бушлай яшәү урыны алырга хокукы барлыкка килә, 20 ел хезмәт иткәч, аны ала ала. Гомумән, контракт буенча хезмәт итүчеләр Россия Федерациясендә хәрбиләргә, аларның гаиләләренә каралган барлык төр социаль гарантияләрдән дә куллана ала.
- Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр кайда мөрәҗәгать итәргә тиеш? Сроклы хәрби хезмәтне узмаганнар да контракт төзи аламы?
Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр яшәү урынындагы, ягъни райондагы хәрби комиссариат бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Югары уку йортын бетереп, әле сроклы хезмәттә булмыйча, контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр дә булырга мөмкин. Әйе, мондый мөмкинлек тә бар, әмма 2 көн контракт хезмәте 1 көнгә сроклы хезмәт көненә тәңгәл килә. Ягъни контракт буенча хезмәт итүче 2 ел хезмәт иткәч кенә, сроклы хезмәт үткән булып исәпләнә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев