Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Суык көндә салкын автобуста

Хөрмәтле мөхәррият! Сезгә 25 февраль көнне Актаныштан Казанга баручы автобус турында язарга булдым. Казанга йөри торган автобус ватылу сәбәпле, Соболь маркалы автобусны маршрутка билгеләгәннәр. Мин бу көнне кызым белән 4 яшьлек оныгымны утыртып җибәрдем. Автобуста җылылык булмау сәбәпле, андагы пассажирлар кузгалып киткәнче үк туңдылар. Тышта бик салкын: һава температурасы 27...

Хөрмәтле мөхәррият! Сезгә 25 февраль көнне Актаныштан Казанга баручы автобус турында язарга булдым. Казанга йөри торган автобус ватылу сәбәпле, Соболь маркалы автобусны маршрутка билгеләгәннәр.
Мин бу көнне кызым белән 4 яшьлек оныгымны утыртып җибәрдем. Автобуста җылылык булмау сәбәпле, андагы пассажирлар кузгалып киткәнче үк туңдылар. Тышта бик салкын: һава температурасы 27 градуска төшкән иде. Мин бик борчылдым. Кызыма шалтыратып, хәлләрен сораштырып тордым. Пучыга җиткәндә генә автобус җылына башлаган, аңа кадәр авыздан тын беленде, аяклар туңды, диде. Мамадышка җиткәндә инде автобус салоны җылынган.
Пассажирлар утырышкач, шоферга автобусны эшләтеп җибәрегез инде, дип, берничә тапкыр әйттем, тик ул автобусны кабызмады. "Бара-бара гына җылына ул", - диде.
АТП оешмасы бензинны аз күләмдә бирә торгандыр, барып, кире кайтасы да бар бит, дип уйладым. Шоферны гаепләмим. Гомер буе эшләгән Роберт, бензины аз булмаса, автобусны эшләтеп, җылыта торыр иде. АТП оешмасы бөлгенлеккә төшкән булып чыгамы бу очракта?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев