Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан юлында 8 кеше үлемендә кем гаепле?

Татарстанның Саба районында юл-транспорт һәлакәтендә 8 кешенең үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында. ТР буенча ЭЭМның Баш тикшерү идарәсе РФ ҖКның 264 маддәсе 5 бүлеге ("Юлда йөрү һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу") билгеләре буенча җинаять эше ачкан, дип билгеләп үтте ТР...

Татарстанның Саба районында юл-транспорт һәлакәтендә 8 кешенең үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында. ТР буенча ЭЭМның Баш тикшерү идарәсе РФ ҖКның 264 маддәсе 5 бүлеге ("Юлда йөрү һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу") билгеләре буенча җинаять эше ачкан, дип билгеләп үтте ТР буенча ЭЭМ вәкиле.
Транспорт һәлакәтендә сигез кеше үлгән, шул исәптән 1 бала (Саба үзәк район хастаханәсендә операция вакытында 2009 елгы малай үлгән). Тагын 4 кеше зыян күргән, алар арасында 14 яшьлек кыз да бар. Хәзер 3 кеше Республика клиник хастаханәсендә, Саба үзәк район хастаханәсендә - 1 кеше.
Һәлак булган кешеләр арасында - «Хундай» җиңел автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук микроавтобус йөртүчесе һәм пассажирлары. Алар барысы да - ТРның Саба районында яшәүчеләр.
Якынча мәгълүматларга караганда, һәлакәт килеп чыгуга җиңел машинаның каршы як полосага чыгуы сәбәп булган.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15379

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев