Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда полиция хезмәткәре велосипедчыны бәрдереп үтергән

Әлеге хәл 2 октябрь кичендә Чистай-Аксубай-Нурлат юлында булган. Һәлакәт трассаның 103 нче чакрымында килеп чыга. Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, 33 яшьлек полиция хезмәткәре узу гамәле башкарганда 55 яшьлек велосипедчыны бәрдерә. Алган тән җәрәхәтләреннән велосипедчы ир-ат шунда ук вафат була. Хәзерге вакытта килеп туган хәлгә ачыклык кертү эше дәвам итә. Аның...

Әлеге хәл 2 октябрь кичендә Чистай-Аксубай-Нурлат юлында булган.
Һәлакәт трассаның 103 нче чакрымында килеп чыга. Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, 33 яшьлек полиция хезмәткәре узу гамәле башкарганда 55 яшьлек велосипедчыны бәрдерә. Алган тән җәрәхәтләреннән велосипедчы ир-ат шунда ук вафат була. Хәзерге вакытта килеп туган хәлгә ачыклык кертү эше дәвам итә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Полиция хезмәткәренең "Лада Гранта" машинасы белән идарә итүе, трассаның бу өлеше яктыртылмавы турында да әйтелә.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев