Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Телефонсыз яшәп булмый

Хәзерге тормышта кәрәзле телефоннан файдаланмаган кеше бар микән? Балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан алып, чәчләре чаларган әби-бабайларга тикле әлеге заманча җиһаздан бик оста файдалана. Ә ул кәрәзле телефоннарның ниндие генә юк?! Аның функцияләре артканнан арта бара, шуның белән бергә телефонның бәясе дә үсә. Акчаңны түләп алган телефоныңның төзек түгеллеген белгәч, әлбәттә,...

Хәзерге тормышта кәрәзле телефоннан файдаланмаган кеше бар микән? Балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан алып, чәчләре чаларган әби-бабайларга тикле әлеге заманча җиһаздан бик оста файдалана. Ә ул кәрәзле телефоннарның ниндие генә юк?! Аның функцияләре артканнан арта бара, шуның белән бергә телефонның бәясе дә үсә. Акчаңны түләп алган телефоныңның төзек түгеллеген белгәч, әлбәттә, кәеф төшә. Телефонны алган вакытта нәрсәләргә игътибар итәргә һәм төзек булмаса нишләргә соң? Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Луиза Хафизова белән шул хакта сөйләштек.
- Луиза Мәхияновна, телефон сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
- Кемнән сатып алуыгыз турында кызыксыныгыз. Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау" турындагы 2300-1 санлы Законының 9 нчы маддәсе нигезендә сатучы сатып алучыга күренерлек урында ("Кулланучы почмагы") үзенең оешмасының исеме турында, аның кайда урнашуы хакында (юридик адресын), эш режимы турындагы мәгълүматларны җиткерергә;
- телефонның сертификаты яки Госстандартка җавап бирүе хакында декларациясе булырга;
- телефон корпусында (аккумулятор астында) һәм тартмасында тәңгәллек сертификатына җавап бирүе хакында тамгасы булырга тиеш.
Телефон тартмасында һәм телефон корпусындагы серия саннарын (IMEI) чагыштырыгыз. Серия номерын *#06# кодын керткәннән соң телефон үзе дә күрсәтергә тиеш. Аның өчен телефон кабызылган булырга тиеш, сим-картасы булу шарт түгел;
- телефонның эшләвен тикшереп карагыз (меню функцияләрен, дисплей көйләнешләрен һ.б.).
Телефон рус телендәге көйләнешле (настройка) һәм клавиатуралы булырга тиеш.
Телефон белән комплектта аны электрдан тукландыру җайланмасы, аккумулятор батареясы һәм куллану буенча инструкциясе булу зарур.
Чын батареяны ялганыннан җитештерүче үз аккумуляторларын саклау өчен куллана торган голограммасыннан аерып була.
Әгәр серия номерлары туры килсә һәм телефон сезгә ошаса сатып алырга була.
- Ә сатучы нинди шартларны үтәргә тиеш?
- Телефонны сатып алучыга тапшырганда (сатканда) касса чегы, җитештерүче тарафыннан җиткерелгән товар комплекты җиһазлары һәм документлар, сатучы тарафыннан тутырылган гарантия талоны бирелергә тиеш.
Җитештерүче фирманың гарантия талоны тутырылмаган очракта телефонга гарантияле хезмәт күрсәтелмәскә мөмкин.
Гарантия талонында телефонның маркасы, моделе, серия номеры, сатучы-фирманың исеме, сату вакыты, мөһере һәм сатучының имзасы булырга тиеш.
Кәрәзле телефонның уртача куллану срогы 3 елга якын.
- Телефон сатып алганда үзегез имза куячак барлык документларны игътибар белән укып танышыгыз.
- Телефон сатып алучылар нәрсәләрне истә тотарга бурычлы?
- Әгәр алган телефоныгыз ватылса яки аның җитешсезлекләрен тапсагыз, "Кулланучылар хокукларын яклау" турындагы Россия Федерациясенең 2300-1 санлы Законының 18 нче маддәсе нигезендә үзегезнең теләк буенча түбәндәгеләрне таләп итә аласыз:
- җитешсезлекләрне түләүсез бетерүне (безвозмездное устранение)яки ремонтка тотылган чыгымны кайтарып бирүне;
- җитешсезлек бәрабәренә сату бәясен киметүне;
- шул маркадагы яки икенче маркадагы төзек товарга бәя аермасын исәпләп алыштырып бирүне;
- сату-алу килешүен өзүне.
- Әлеге таләпләрне сатып алучы нинди очракларда куя ала?
- Югарыда саналган таләпләрне кулланучы товарның сыйфатын тикшереп караганнан сон куя ала. Магазин күп очракта товарны алыштырудан яки акчаны кире кайтарып бирүдән баш тарта һәм телефонны ремонтларга тәкъдим итә. Әмма һәрвакытта да кулланучы ремонтка риза булмаска мөмкин. Шуңа күрә дә сатучы белән килешмәскә, ә үзең закон нигезендә сайлаган хокукыңны кулланырга мөмкин.
Күрсәтелгән Законның 20 нче маддәсе нигезендә җитешсезлекләрне бетерү (ремонт) вакыты 45 көннән артмаска тиеш! Кулланучының язмача таләбе нигезендә сатучы тарафыннан 3 көн вакыт эчендә кулланучы шул ук үзлекләргә ия булган телефон белән тәэмин ителергә тиеш. Бу вакыт үтәлмәгән очракта, кулланучы Законның 18 маддәсе нигезендә үз теләге буенча башка таләпне куя ала.
Төзексезлек барлыкка килү cәбәбе турында бәхәс чыккан очракта (гарантия срогы вакытында) сатучы үз хисабына телефонга экспертиза уздырыга тиеш.
Гарантия вакыты чыкканнан соң кулланучы мөстәкыйль рәвештә кәрәзле телефонының сыйфатына экспертиза ясата ала һәм үз таләпләрен куя ала.
Әгәр сез гарантияле ремонт белән килешәсез икән, сатучы телефоныгызны алып калганда тиешенчә тутырылган документ бирергә тиеш. Анда телефонның торышы, магазин штампы, ремонтка алган вакыт, ремонт вакыты күрсәтелергә тиеш.
- Алган телефоннарыннан канәгать булмыйча, кибетләр белән уртак тел таба алмаучылар сезгә еш мөрәҗәгать итәме?
- Узган ел шундый дүрт кеше мөрәҗәгать иткән булса, быелның алты аенда дүрт кеше килде инде. Әгәр шундый аңлашылмаучылыкка юлыгучылар булса, безгә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев