Ветераныбызның исеме мәңгеләштерелде.
Бүген полиция бүлегендә Бөек Ватан сугышында катнашып, аннан, тыныч тормышта милициядә хезмәт иткән, 1969-1985 елларда районның эчке эшләр бүлеген җитәкләгән, полковник Муллаян Миңнегали улы Газизов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды һәм Актаныш районы эчке эшләр бүлегенең үткәненә багышлап чыгарылган “Иминлек сагында” дигән китапны тәкъдир итү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев